Татарстан халкы өчен кара-каршы элемтәнең цифрлы сервислары узган елда 300 меңнән артык мөрәҗәгать җыйган. Республиканың планнарында әлеге системаларны алга таба модернизацияләү генә түгел, аларны бердәм кушымтага берләштерү дә бар. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта татарстанлылар өчен цифрлы сервисларны үстерү планнары турында җентекләбрәк сөйләделәр.
Татарстанда халык белән элемтәгә керү өчен өч цифрлы сервис: «Халык контроле», Россия дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгатьләр һәм социаль челтәрләрдә дәүләт төркемнәрендәге сорауларны эшкәртә торган «Инцидент Менеджмент» системасы актив кулланыла.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренчә, республикада ел саен эшләү сыйфатын, кулланучылар өчен уңайлылыкны һәм эшкәртү тизлеген яхшырту өчен системалар яңартыла. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел эчендә Дәүләт хезмәтләре порталында кара-каршы элемтә системасына 100 меңгә якын мөрәҗәгать кергән, 120 меңнән артыгы – «Инцидент Менеджмент» аша һәм 100 меңгә якын – «Халык контроле» системасына.
С. Сабурская «Халык контроле»нә аерым игътибар бирде. Әйтик, 2024 елда хәбәрнамәләр бирү формасын яңартканнар. «Җылылык картасы» – җитәкчеләр өчен гражданнарның мөрәҗәгатьләрен эшкәртүгә бәйле система кертелгән, бу гаризаларны карау тизлеген һәм сыйфатын арттыра.
Моннан тыш, узган елда яңа категорияләр кертелгән: МХО үткәрүгә һәм республика халкының диспансеризация узуына бәйле сораулар өстәлгән.
2019 елдан барлыгы 687 мең мөрәҗәгатьнең 650 меңе буенча карар кабул ителгән, Бу 91%тан артык тәшкил итә. Узган ел системада 98 меңгә якын мөрәҗәгать бастырылган, бу 2023 елга караганда азрак. Кимү системаның кара-каршы элемтә платформасы белән интеграциясе аркасында килеп чыга.
76 меңнән артык мөрәҗәгать уңай хәл ителгән. Иң популярлары – төзекләндерү һәм инфраструктура мәсьәләләре, икенче урында - юллар, өченче урында - торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре.
Техник якка килгәндә, аны Татарстанда республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы җитәкли. Министрның беренче урынбасары Илья Начвин сүзләренчә, 2025 елга ведомствоның төп бурычы – республиканың төрле сервисларын һәм кушымталарын бердәм мобиль кушымтага берләштерү.
"ТР Дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасына ребрендинг ясарга. Ул «ТР Дәүләт хезмәт күрсәтүләре 2.0» дип аталачак һәм хәзерге кушымтада булган барлык гадәти сервисларны да, шулай ук «Халык контроле», «Локоло» сервисларын һәм дә яңалыкларның берсен – «Госконсьерж»ны да үз эченә алачак, – дип уртаклашты И. Начвин.
Шул рәвешле, Татарстан халкына төрле ихтыяҗлар өчен күп төрле кушымталар күчереп алырга туры килмәячәк, һәм барлык кирәкле сервислар бер кушымтада урнашачак, ул алга таба да яңа сервислар белән тулыланачак.
Министр урынбасары шулай ук «Госконсьерж» яңа сервисына аерым тукталды. Сервис республика халкына КФҮ хезмәткәрләре белән турыдан-туры видеоэлемтә аша аралашырга мөмкинлек бирәчәк.
"Барлык цифрлаштыруга карамастан, КФҮкә көненә 15 мең кеше ничек йөргән булса, һаман шулай йөриләр, чөнки Үзәк хезмәткәре төрле ихтыяҗлар өчен ничек һәм нәрсәне дөрес рәсмиләштерергә икәнен белә. Ягъни хәзер кеше күп функцияле үзәккә бара алачак, әмма шул ук вакытта моны өйдән яки эштә, артык вакытны әрәм итмичә башкара алачак», – диде И. Начвин.
Ул шулай ук сервис стартында авторизация өчен логин һәм бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕИА) пароле кирәк булачак, әмма киләчәктә биометрик мәгълүматларны кулланырга планлаштыралар, дип өстәде.
Татарстан халкына 2024 елның көзендә Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелгән «Халык инспекторы» системасында 95 мең сум түләгәннәр. "Беренче түләүләр инде гамәлгә ашырыла башлады. 100 мең сумга якын акчалата керүләрне без инде күчердек", - диде министрның беренче урынбасары.
Аның сүзләренчә, сумма әлегә зур түгел, ләкин бу раслауның билгеле бер сроклары булганга һәм күп гаризалар әле карауда булганга шулай. Моннан тыш, гаризаларның бер өлеше дәлилләрнең җитәрлек булмавы аркасында модерация стадиясендә юкка чыгарыла.
Телефонга урнаштырыла торган кушымта кулланучыларга юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәргә мөмкинлек бирә. Алынган материаллар Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә алга таба карау һәм хокук бозучыларга карата чаралар күрү өчен җибәрелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы мәгълүмат хокук бозу вакытында төшерелгән 30 секунд дәвамлы кыска видеороликлар рәвешендә теркәлә.
Хокук бозуны видеога төшергән республика халкы акчалата бүләк ала. Аның күләме административ штрафның иң аз суммасының 50%ы яисә штрафның тулы суммасының 25%ын тәшкил итә. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү турындагы статья буенча административ штраф суммасының 10%ы.