Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды.
Яңа театрда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков һәм башкалар булды.
Кунаклар өчен зур фойеда театральләштерелгән тамаша оештырылды – артистлар Кәрим Тинчурин әсәре буенча легендар «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек уйнадылар.
Мөхтәрәм кунаклар шулай ук истәлекле афишага кул куйдылар һәм Галиәсгар Камал исемендәге театр труппасы белән фотога төштеләр.
Аннары яңа бина буенча кыскача экскурсия уздырылды - тулаем алганда бу хәзер 57 мең кв. метр, дүрт күпфункцияле зал, иҗади остаханәләр.
Кунаклар Шәрык залына кереп чыктылар, түгәрәк зал фойесының бизәлешен һәм архитектурасын бәяләделәр, шулай ук 60 урынлык камера залын һәм зур универсаль залны карадылар.
Биредә шулай ук Россия Милли банкы чыгарган һәм Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган тәңкә («Россиянең күренекле шәхесләре» сериясе) тәкъдир ителде. Тәңкә Санкт-Петербург тәңкә сараенда чүкелгән - реверсында китаплар һәм китапханә өстәле фонында Каюм Насыйри портретының рельефлы сурәте тәкъдим ителгән. Тәңкәнең номиналы (2 сум) һәм ул түләү чарасы буларак кулланылырга мөмкин.
Аннары кунакларга «Кош» кафесын тәкъдим иттеләр - монда татар милли ашлары тәкъдир ителде.
Искәртәбез, бүген Г. Камал театры бинасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы уза.