Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Коллегиянең төп темасы - Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгының 2024 елдагы эшенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар турында. Чара Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Коллегия башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар.
Коллегиядә катнашучыларга узган ел ведомство эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәттеләр. Нотык белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.
Әйтик, Татарстан Республикасының тулаем төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше якынча 8% тәшкил итә. «Төзелеш" эшчәнлеге төре буенча эш күләме 13%ка арткан, чагыштырма бәяләрдә 880 млрд сум тәшкил иткән. 2024 елда төбәктә рекордлы 3 млн 452 мең 700 кв.м. торак тапшырылган. 2025 елга файдалануга торак тапшыру планы 3 млн 260 мең кв. м тәшкил итә.
Икенче ел рәттән тармакта хезмәткәрләр саны буенча тискәре динамика күзәтелә: агымдагы кадрлар кытлыгы - 13,5 меңнән артык вакансия. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, төп бурыч – тармакка яшьләрне җәлеп итү, эшче һөнәрләренең абруен күтәрү.
Казанның су белән тәэмин итү һәм су агызып чыгару системасы үсеше турында «Водоканал» МУП директоры Рөстәм Габделхаков сөйләде.
«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиевның чыгышы «Татэнерго» АҖ объектларында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге актуаль проблемаларга багышланган иде.
Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Төзелеш министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясап, төзүчеләргә 2024 елдагы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасы турында ул аерым ассызыклаганча, аны проектлауда һәм төзүдә илебез технологияләре кулланылган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук Камал театрының яңа бинасының техник яктан уникальлеген билгеләп үтте, ул йомгаклау коллегиясе утырышы өчен мәйданчык булды. Аның өчен конструкцияләр илебез компанияләре тарафыннан җитештерелгән, бу заманча шартларда аеруча мөһим, дип ассызыклады ул.
«Бүген без гамәлгә ашыра ала торган барлык проектлар – федераль үзәк һәм илебез Президенты ярдәме белән – алар барысы да гражданнарыбызның тормышы сыйфатында җитди үзгәрешләргә китерә», - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан барлык федераль проектларда катнаша һәм төбәкнең федераль проектлар буенча бернинди бурычы юк. Ул шулай ук Россия Төзелеш министрлыгына һәм аның башлыгы Ирек Фәйзуллинга, шулай ук башка федераль министрлыкларга бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган, һәм бу безгә зур мөмкинлекләр бирә. 880 млрд сум – бу төзелештә гаять зур эш күләме!" - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Мин, әлбәттә, кайвакыт сезне орышам, - диде Рөстәм Миңнеханов, ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Ләкин бүген без моның өчен җыелмадык. Шуны әйтәсем килә: республиканың сездән башка төзүчеләре юк, һәм без сезнең белән бар нәрсәне бергә эшлибез! Шуңа күрә барыгызга да сабырлык телим, чөнки, яңгыр, кар яисә башка һава торышы булуга карамастан, сез һәрвакыт эштә, чөнки барлык бу проектларны гамәлгә ашырырга кирәк".
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, биредә дә - Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасын төзегәндә – шулай ук кызу бәхәсләр барган. «Без монда да сезнең белән ачуланышканыбызны хәтерлибез, хәзер барысы да канәгать, елмаялар, - диде ул. Ләкин төзелеш өчен күп көч куярга кирәк! Һәм төзүче эше - ул бик катлаулы".
Татарстан Рәисе шулай ук торак-коммуналь хуҗалык эшен шәрехләде. "Торак-коммуналь хуҗалыкка килгәндә, без барыбыз да анда тариф та бирергә теләмибез, башка берни дә, әмма шул ук вакытта анда бар да яхшы булуын телибез. Алай булмый. Шуңа күрә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү - бик кирәкле проект. Коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү - безнең ил өчен бик җитди проблема. Республикада да модернизацияләү белән шөгыльләнәчәкбез. Федераль өлешкә республика программасы да булачак". (Искәртәбез, 2025 елдан Татарстанда челтәрләрне модернизацияләү буенча федераль программага өстәмә рәвештә республика программасы да гамәлгә ашырылачак).
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, төбәктә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында атна саен Хөкүмәт дәрәҗәсендә шимбә киңәшмәләрендә фикер алышалар.
Аннары Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин һәм Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагы алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Аерым алганда, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» икенче дәрәҗә орден медале белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин бүләкләнде.
Белешмә өчен:
Татарстанда төзелеш тармагында узган 2024 елда 44 республика программасы; 6 илкүләм проект; 5 дәүләт программасы һәм программадан тыш чаралар гамәлгә ашырылган. Алар кысаларында 3700дән артык объект төзелгән һәм ремонтланган.
Дүртенче ел рәттән Татарстанда файдалануга тапшырылган торак күләме 3 млн кв. м дан артып китә (2024 елда 3,452 млн кв.м, ягъни 2023 елга карата 100,5%).
2025 елда республикада гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру тулы күләмдә дәвам итәчәк. 48 программа; 6 илкүләм проект; 4 дәүләт программасы планлаштырылган.