Биектау муниципаль районы соңгы дүрт елда, бигрәк тә сәнәгать өлкәсендә, интенсив үсеш кичерә. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов кичә Биектау муниципаль районы Советының хисап сессиясендә билгеләп үтте. Утырыш башланыр алдыннан ул Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов белән бергә җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсен карады.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин татарстанлыларны Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлады.
Чаллы безнең республика үсешенә зур өлеш кертә. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов автоград шәһәр Советы утырышында белдерде. Чара «Мастеровые» театры мәйданчыгында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Визиты кысаларында Татарстан Рәисе «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләрен тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» хезмәткәрләре өчен 179 фатирлы аренда йортын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов та катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2024 елгы эшенә йомгаклар буенча киңәшмәдә катнашты. Анда шулай ук Унберенче арбитраж апелляция суды рәисе Виктор Романов, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе урынбасары Игорь Смоленский, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тулы вәкиллекле утырышында катнашты. Утырыш агросәнәгать комплексының 2024 елгы эшенә йомгакларга һәм 2025 елга бурычларга багышланды.
Чара «Казан Экспо» ХКҮдә узды.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро 2025» агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы 2024 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә керде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыныңтулы вәкиллекле йомгаклау утырышында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, утырыш «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә уза һәм ведомствоның 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм агымдагы елга бурычларга багышланган.
Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Боровой, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов һәм башкалар катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро 2025» агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды. Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясе мәйданчыгында оештырылган һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тулы вәкиллекле йомгаклау утырышына багышланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты.