Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты

01.04.2025

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Эшлекле очрашу кысаларында төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

"Республика күп юнәлешләр буенча тотрыклы рәвештә яхшы күрсәткечләр күрсәтә, - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин. - Мәсәлән, 2024 елда Татарстан торак тапшыру буенча 2023 ел рекордын яңартты. Ул вакытта 3,5 млн кв. м тирәсе торак күчемсез милек эксплуатациягә кертелгән. Яхшы нәтиҗә, аның планкасын сакларга кирәк".

Моннан тыш, РФ вице-премьеры билгеләп үткәнчә, авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өлешендә төбәк яңа программа буенча ук яхшы күрсәткечләргә ирешкән, 22 800 кв. м яраксыз торактан кешеләр күчерелгән. Шул рәвешле, яңа фатирларга 2 000 кеше күчкән. Эшлекле очрашу темаларының берсе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы булды.

"Узган ел форум лаеклы дәрәҗәдә узды һәм яңадан стратегик һәм файдалы киңлеккә әверелде. Рөстәм Нургалиевич белән форумга хәл итәргә өлгерергә тиешле бурычларны билгеләдек. Эшләр күп булачак, максатлар куелган, планлы рәвештә барлык бурычларны үтәүгә таба барачакбыз», - дип хәбәр итте Марат Хөснуллин үзенең ТГ-каналында.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.