Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам оешмасының (ИСЕСКО) мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры Сәлим Бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты. Очрашу Татарстан Рәисенең Җиддәгә эш сәфәре кысаларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә чыгыш ясады. Чара Җиддәдә узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә катнаша. Тантана Коръән укудан башланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенә эш сәфәренә килде.
Җиддә халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны провинция Губернаторы Сәид Бин Абдалла бин Җалави Әл Сауд һәм башкалар каршы алды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сәнәгать предприятиеләренең мәктәпләр белән хезмәттәшлегендә иң яхшы кадрлар практикасы буенча семинар-киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә «Казан вертолетлар заводы» АҖдә узды.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова гражданнар өчен яңалыклар һәм лайфхаклар турында сөйләде. КФҮтә кабул итүгә рәсми сайтта, кол-үзәк һәм социаль челтәр аша язылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Роснефть" НК» ГАҖ баш башкарма директоры Игорь Сечин хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ импортны алмаштыруны үстерү һәм яңа югары технологияле техника һәм технологияләр җитештерүне үзләштерү өлкәсендә якларның үзара хезмәттәшлеген күздә тота.
"Сезне беркайчан да иҗади кәеф һәм ватан фәне файдасына прогресска омтылыш ташламасын. Авыр, ләкин бик мөһим хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә», - диде бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Фәне көненә багышланган чарада чыгыш ясаганда, республиканың фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләренә шундый сүзләр белән рәхмәт белдерде.
Тантаналы җыелыш Казанда Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта узды. Фән гимны башкарылды, тантанада катнашучыларга республиканың фән тармагы уңышлары турында видеофильм күрсәтелде.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә искәрткәнчә, бүген Фәнни-технологик үсеш елына йомгак ясала, ул Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы өчен иң уңышлы чорларның берсенә әверелде.
Бүген Казанда Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта «Станкин» Мәскәү дәүләт технология университеты һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Килешүгә имзаларын «Станкин» Мәскәү дәүләт технология университеты ректоры Владимир Серебренный һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фәне көненә багышланган чаралар спикерлары белән очрашты.
Очрашу Казанда Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта узды. Математика һәм химияне популярлаштыру, Татарстан Республикасында «ФизМат прорыв» проектын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов барысын да һөнәри бәйрәмнәре – Россия Фәне көне белән котлады.