Яңалыклар

26.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

25.02.2025

Татарстанда Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында патриотик акцияләр, чаралар һәм Хәрби дан көннәре узачак. Ветераннар бүләкләр алачак, ә МХОдә катнашучылар яңа «Батырлар. Татарстан Геройлары" программасы буенча идарәчеләр белеме алачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

24.02.2025

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зеленодольск муниципаль районы Советы һәм Зеленодольск шәһәре Советының уртак утырышында чыгыш ясаганда, районның һәм тулаем республиканың социаль-икътисадый үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен Зеленодольск районында яшәүчеләргә рәхмәт белдерде.

Чара Зеленодольск Мәдәни үсеш үзәге мәйданчыгында узды. Утырышның төп темасы - Зеленодольск муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар.

24.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Зеленодольск муниципаль районы Советы һәм Зеленодольск шәһәре Советының уртак утырышында катнашты.

Чара Зеленодольск Сәдәни үсеш үзәге мәйданчыгында узды. Утырышның төп темасы -Зеленодольск муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар.

24.02.2025

Бүген Зеленодольскта «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшыру тантанасы булды. Ветераннарга бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды.

24.02.2025

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зеленодольск муниципаль районында эш сәфәрендә.

Төп максаты - Зеленодольск муниципаль районы Советы һәм Зеленодольск шәһәре Советының уртак утырышында катнашу.  

23.02.2025

Бүген Казанда Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы узды.

Чара 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышлана.

 

23.02.2025

Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр! Кадерле ветераннар!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

Бу истәлекле көн сугышчыларыбызның кыюлыгын, рухи ныклыгын һәм фидакарьлеген, Ватанга тугрылыгын, аның язмышы өчен җаваплылык тоюын, хәрби эш традицияләрен һәм данлы җиңүләребез тарихын гәүдәләндерә.

22.02.2025

Күп гасырлар дәвамында безнең яклаучыларыбызга иң кырыс сынаулар туры килде, алар бу сынауларны һәрвакыт намус һәм лаеклы җиңеп чыкты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада белдерде.

22.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетлары утырышын уздырды. Чара «Казан Экспо»да узды.  

Битләр: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>