Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев «Mapna Group" Иран компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

02.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев «Mapna Group» Иран компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «Энергопром» Татарстан энергетика форумы кырларында узды.

"Mapna Group" - җылылык һәм яңартыла торган электр станцияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча компанияләр төркеме. Газ һәм пар турбиналарын, электр генераторларын, казаннарны, электр системаларын, идарә системаларын һ. б. кертеп, Иранда иң эре төп җайланмалар җитештерүче.

Очрашуда ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, энергетикада потенциаль проектларны гамәлгә ашырганда «Mapna Group» компетенцияләрен куллану перспективалары турында фикер алыштылар.

"Безнең очрашуыбызга шатмын. Мин - Россия-Иран хөкүмәтара комиссиясе рәистәше. Безнең сезнең ил белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Без Россия-Иран хезмәттәшлеген үстерү буенча зур программа әзерлибез, шул исәптән энергетика өлкәсендә дә», - диде Россия Энергетика министры Сергей Цивилев.

Рөстәм Миңнеханов Иранга визиты кысаларында «Mapna Group» предприятиесендә булуын билгеләп үтте, җитештерү үсешен югары бәяләде. "Сезнең „Энергопром“ форумында катнашуыгыз безнең өчен зур әһәмияткә ия. Сезнең белән алдагы уртак эш планнары турында фикер алышырга шатмын», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Директорлар советы әгъзасы, «Mapna Group» башкарма директоры урынбасары Сәед Габделрәхим Каземи шундый югары дәрәҗәдәге очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм озак вакытлы партнерлыкка әзер булуларын хәбәр итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.