Татарстан Россиянең энергетика иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДБ Электр энергетикасы советының 66 нчы утырышында белдерде. Очрашу «Казан Экспо»да «Энергопром» Татарстан энергетика форумы кырларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан икенче ел рәттән бердәмлекнең электр энергетикасы әйдәп баручы экспертлары диалогы өчен мәйданчыкка әверелә: «Электр энергетикасын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган шундый дәрәҗәле чараны кабул итү безнең өчен зур мәртәбә».
Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан - икътисадый үсеш темплары буенча илдә лидерлар рәтендә. Узган ел тулаем төбәк продукты 5,2 трлн сумнан артып киткән, электр энергиясен куллану 5,1%ка арткан һәм 35 млрд квт·сәг тәшкил итә.
«Татарстан энергетика инфраструктурасын модернизацияләү буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыра, инновацион технологияләрне гамәлгә кертә. Соңгы 5 елда гына да Татарстан энергетикасына инвестицияләр күләме якынча 170 млрд сум тәшкил итте", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, билгеле бер кыенлыклар тудырган санкцияләр шул ук вакытта энергетикада үзебезнең ил технологияләренең һәм җайланмаларының актив үсешенә катализатор булган. «Татарстан үсеш алган сәнәгать потенциалына, квалификацияле кадрларга ия һәм электр энергетикасы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга әзер", - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Россия Энергетика министры, БДБ Электр энергетикасы советы президенты Сергей Цивилев «Энергопром» Татарстан энергетика форумын оештырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул «KazanEnergyExpo» энергетика күргәзмәсенә югары бәя бирде. Министр «Ике тапкыр җиңүчеләр» колачлы экспозициясен аерым билгеләп үтте, ул энергетика тармагы вәкилләренең Бөек Җиңүгә керткән өлешенә, шулай ук сугыштан соңгы чорда энергетика инфраструктурасын торгызу буенча гаять зур эшкә багышланган.
БДБ Электр энергетикасы советының 66 нчы утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, РФ Энергетика министрлыгы башлыгы аларга эшләрендә уңышлар теләде. "Ышанам ки, безнең уртак эшчәнлегебез дәүләтләребез арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүгә зур өлеш кертәчәк", - дип өстәде Сергей Цивилев.
БДБ Электр энергетикасы советы 1992 елның 14 февралендә БДБ Электр энергетикасы өлкәсендә дәүләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу турында Хөкүмәтара килешү нигезендә төзелде. БДБ Электр энергетикасы советы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше - норматив-хокукый базаны булдыру һәм камилләштерү юлы белән электр энергетикасы өлкәсендә БДБ илләренең хокукый пространствосын булдыру. Советны президент һәм вице-президент җитәкли, алар совет әгъзалары арасыннан ротация тәртибендә 1 елга сайлана.