Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында урман фондында 2,5 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре планлаштырыла. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. Брифинг барлык муниципаль районнарны тоташтырып видеоконференцэлемтә аша узды.
Төп тема - ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлеге һәм алда торган табигатьне саклау гамәлләре турында.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне Кырымның Россия белән яңадан кушылуы көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Кырым ярымутравы халкы, Кырым Республикасының һәм Севастополь шәһәренең бердәм Россия Федерациясе составына кайтуын хуплап, үз юлын сайлаган Гомумкырым референдумыннан унбер ел вакыт узып китте.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышын уздырды. Катнашучылар 2025 елның язгы ташу һәм янгын куркынычы сезонын имин узу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Профессионаллар», «Абилимпикс» чемпионатларында җиңүчеләр, призерлар һәм остазлар белән очрашты. Очрашу 187 нче күп профильле лицейда (Казан, Н.Җиһанов ур.) узды.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе стратегик мөһим эш белән шөгыльләнә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Беренчеләр хәрәкәте» белән хезмәттәшлек буенча Республика координация советының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Чара Камал ис. театрның яңа бинасында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренче «Дипломатия мәктәп клублары» хәрәкәтенең федераль флагман проектының яңа сезонына старт бирде. Тантана Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе архипастырьлары белән очрашты. Очрашу Казан епархия идарәсе бинасында узды. Очрашуда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Шахмат федерациясенең элеккеге президенты Геннадий Захаровка «Дуслык» ордены тапшырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларына, гидротехник корылмаларга һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре торышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнарны тоташтырып, киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.