Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Катнашучылар 2024 елдагы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, композитлар җитештерү, нефть чыгару һәм башка өлкәләрдә технологик компанияләрнең инновацион идеяләре каралды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашты. Чара «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды.
Автомобиль төзелеше гадәттәгечә республикада төп тармакларның берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәнәгать буенча координацион советның автомобиль компонентлары җитештерүне үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышында белдерде. Анда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов «Kazan Truck Expo» махсуслаштырылган күргәзмәсендә булдылар. Күргәзмә «Казан-Экспо» ХКҮ павильоннарында ачылды. Анда Россиянең 29 төбәгеннән 130дан артык предприятие катнаша. Экспозиция күбрәк автомобиль һәм автокомпонентлар җитештерүчеләргә багышланган. Исегезгә төшерәбез, күргәзмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Автомобиль компонентларын җитештерүне үстерү турында»гы мәсьәләсенә багышланган Сәнәгать буенча координация советы коллегиясе кысаларында уза.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дом.РФ» АҖ рәисе урынбасары Алексей Ниденс белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да узды.
Татарстан икътисадына зур өлеш керткәннәре өчен бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәкнең барлык предприятиеләренең хезмәт коллективларына рәхмәт белдерде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тулы вәкиллекле йомгаклау утырышында белдерде. Тулы вәкиллекле утырыш «Казан-Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды һәм 2024 елда Татарстанның сәнәгать секторы һәм кулланучылар базары эшенә йомгак ясауга багышланды. Утырыш барышында төп нотык белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады. Коллегия утырышында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашты.
Татарстанда 2024 елда 5,6 трлн сумнан артык продукция төяп җибәрелгән, сәнәгать җитештерүе индексы 105% тәшкил итә, төяп җибәрү 19,2%ка арткан. Нефть эшкәртү продукциясе 1,22 трлн. сумга озатылган, сәнәгать җитештерүе индексы 106,6%. Химия һәм нефть химиясе предприятиеләре 784 млрд сумлык продукция төяп озаткан. 2024 елда электр энергиясен җитештерү сәгатенә 31 млрд кВт тәшкил итә. Ваклап сату әйләнеше - 1,61 трлн сум. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау тулы вәкиллекле утырышында ведомство башлыгы Олег Коробченко китерде. Утырыш «Казан-Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тулы вәкиллекле утырышында Татарстанда сәнәгать секторы эшенә йомгак ясыйлар. Утырыш «Казан-Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Россиянең кайбер төбәкләре вәкилләре катнаша.
Бүген иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов белән эшлекле очрашты. Очрашу «Казан-Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды. Искәртәбез, Антон Алиханов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тулы вәкиллекле утырышында катнашу өчен Татарстанга килде.