Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә 2050 елга кадәр нефть һәм күмер тармагын үстерүгә багышланган стратегик сессиядә катнашты. Стратегик сессияне Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин уздырды.
"Бүген без нефть тармагын һәм күмер комплексын озак сроклы перспективага үстерүнең стратегик планнары турында фикер алышачакбыз. Бу Россия икътисадының предприятиеләрнең тотрыклы эшләве һәм гражданнарның тормыш сыйфатын тәэмин итү өчен мөһим секторлары", - диде Михаил Мишустин, эшлекле очрашуны ачып.
Ул ассызыклаганча, санкцияләргә карамастан, Россия энергия ресурсларының дөнья базарларында алдынгы позицияләрен саклый. "Без актив рәвештә логистик маршрутларны киңәйтәбез, беренче чиратта дустанә дәүләтләр юнәлешләрендә. Тиешле инфраструктураны финанслыйбыз. Әмма шул ук вакытта, иң мөһиме, үз ихтыяҗларыбызны ышанычлы тәэмин итәбез. Мондый бурыч Президент тарафыннан куелган иде", - дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисе.
ТЭКның барлык өлкәләрендә технологик суверенитетны ныгыту өчен 2025 елдан башлап «Яңа атом һәм энергетика технологияләре» илкүләм проектын эшләтеп җибәрдек, аның кысаларында үз илебезнең алдынгы хәл ителешләрен, заманча материалларны, җайланмаларны, комплектлаучы җайланмаларны эшләү һәм кертү активрак хупланачак.
"Без нефть тармагына аерым игътибар бирәбез. Бу секторга илнең тулаем эчке продуктының 20%ка якыны туры килә. Биредә еллык инвестицияләр күләме 5 трлн сумнан артып китә, бу шулай ук чиктәш өлкәләрнең үсешенә дә ярдәм итә», - дип ассызыклады Михаил Мишустин. Ул хәбәр иткәнчә, чималны тирәнтен эшкәртү продуктларына һәм нефть химиясе товарларына бәяләр күп еллар дәвамында башка илләрдәгегә караганда шактый түбән. Бу вәзгыятьне даими контрольдә тоту мөһим.
Ил икътисадының конкурентлыкка сәләте аларны кулай дәрәҗәдә саклауга турыдан-туры бәйле "Авыр чыгарыла торган нефть запаслары белән җитди эш алып барырга кирәк. Шулай ук яңа төбәкләрдә ятмаларны эшкәртүне дә киңәйтәчәкбез. Сезнең белән карарларның мөмкин булган вариантлары турында җентекләп сөйләшик. Россия бөтендөнья нефть базарының якынча 10%ыналып тора. Без ОПЕК+ буенча партнерлар белән тыгыз элемтәдә эшлибез һәм глобаль энергетик иминлекне саклау мәсьәләләренә җаваплы карыйбыз», - дип белдерде Михаил Мишустин.
Тулырак мәгълүмат Россия Хөкүмәте сайтында - http://government.ru/news/54641/