Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев Бөек Ватан сугышында һәм сугыштан соңгы чорда энергетиканы торгызуда катнашкан энергетика тармагы ветераннары белән очрашты

02.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев «Энергопром» Татарстан энергетика форумы кысаларында Бөек Ватан сугышында һәм сугыштан соңгы елларда илебез энергетикасын торгызуда катнашкан энергетика тармагының 9 ветераны белән очраштылар.

"Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан без бөтен Россия территориясендә һәм чит илләрдә ветераннарыбызны хөрмәтлибез. Сез - ике тапкыр җиңүче! Сез Бөек Ватан сугышы вакытында дошманны җиңдегез, шулай ук куәтле дәүләт, Советлар Союзы төзедегез. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә тиңләшәбез, эшләгәннәрегезне җитди өйрәнәбез. Сезнең үрнәгегез һәм тәҗрибәгез безне илһамландыра, бүгенге авырлыкларга ничек дөрес җавап бирергә кирәклеген аңларга ярдәм итә. Ә безгә яңа икътисад, яңа энергетика төзергә туры киләчәк", - диде РФ Энергетика министрлыгы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов энергетика тармагы вәкилләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенә, шулай ук сугыштан соңгы чорда энергетика инфраструктурасын торгызу буенча гаять зур эшкә багышланган «Ике тапкыр җиңүчеләр» күргәзмәсен оештыручыларга рәхмәт белдерде.

"Без нинди катлаулы вакыт булганын күрәбез. Шуңа да карамастан, илебез аякка басты, шул исәптән энергетикларыбыз эше нәтиҗәсендә дә. Бүген безнең сезне күрү, сезнең белән аралашу, сезгә рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлегебез бар. Сез безнең өчен үрнәк булып торасыз. Без һәрвакыт сезгә ярдәм итәчәкбез", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев ветераннарга бүләкләр тапшырдылар, шулай ук алар белән чәй өстәле янында әңгәмә кордылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.