Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында статс-секретарь – Росгвардия директоры урынбасары генерал-полковник Олег Плохой белән очрашты.
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
8 март – ягымлы елмаюлы, сөенечле мизгелләрдән торган яраткан бәйрәмебез.
Хатын-кызлар - теләсә нинди гаиләнең нигезе, мәхәббәт, кайгырту һәм ярдәм чыганагы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының сәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны хөрмәтләү тантанасы узды. Чара Халыкара 8 март көнен бәйрәм итүгә багышланды. Хатын-кызларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров көзге культураларның торышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 33%ка үтәлгән - 1 млн 93 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнарны тоташтырып киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов су басуларны кисәтү өчен ресурсларның әзерлеген тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде.
8 Март бәйрәме - барлык хатын-кызларга рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр җиткерү өчен яхшы сәбәп. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә билгеләп үтте.
Мәгариф, фән һәм технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов барында Иннополис Университеты директоры Искәндәр Бариев һәм МИРЭА – Россия Технология университеты ректоры Станислав Кудж кул куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышын уздырды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә аша республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып узды. Утырышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары, юл, автотранспорт комплексы, территориаль эчке эшләр органнары һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчеләре катнашты.