Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министрлыгы башлыгы Сергей Цивилев "KazanEnergyExpo" энергетика күргәзмәсен карадылар

02.04.2025

Бүген Россия Энергетика министры Сергей Цивилев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «KazanEnergyExpo» махсуслаштырылган Энергетика күргәзмәсендә булдылар. Исегезгә төшерәбез, күргәзмә «Энергопром» Татарстан халыкара энергетика форумы кысаларында оештырылган һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.

Экспозициянең гомуми мәйданы - 10 мең кв. м. «KazanEnergyExpo» күргәзмәсендә Россиянең 17 төбәгеннән энергетика тармагының 90нан артык компаниясе, шулай ук кайбер чит ил компанияләре, шул исәптән Беларусь Республикасыннан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан Республикасыннан һәм башкалардан катнаша. Күргәзмәдә «Ике тапкыр җиңүчеләр» аерым колачлы экспозициясе энергетика тармагы вәкилләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенә, шулай ук сугыштан соңгы чорда энергоинфраструктураны торгызу буенча гаять зур эшкә багышланган.

Рөстәм Миңнеханов «Ике тапкыр җиңүчеләр» тематик экспозициясен оештыручыларга сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Бөек Ватан сугышыннан соң энергетиканың ничек үсүе турында бик яхшы экспозиция ясагансыз. Мондый катлаулы вакытта безнең ил шуның аркасында аякка басты. Һәм совет энергетика системасы ярдәмендә Россия хәзерге кыяфәтен алды", - диде Татарстан Рәисе.

Үз эшләнмәләрен Татарстанның «Татэнерго» АҖ, «Сетевая компания», «Татэнергосбыт» кебек эре энергетика компанияләре тәкъдим иткән.

Аерым алганда, «Татэнерго» стендында кунакларга 2024 елда компаниянең җитештерү күрсәткечләре, «Татэнерго» АҖ һәм «Энергопрогресс» инженерлык үзәге проектлары турында сөйләделәр. Шуннан соң Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе эшчәнлегенең төп юнәлеше - газ турбиналы двигательләрне һәм алар нигезендә җайланмаларны (табигый газны күчерү һәм бүлү өчен «Волга» ГПА-16 газ суырткыч агрегатларын) серияле җитештерү. Предприятие энергетика өлкәсендә дә комплекслы техник хәл ителешләр - табигый газны электр энергиясенә һәм җылылыкка эшкәртү өчен энергетик җайланмалар тәкъдим итә.

Санкт-Петербургтан «Полимер-Аппарат» фәнни-җитештерү берләшмәсе күргәзмәдә саклагыч җайланмалар, изоляторлар, линия арматурасын тәкъдим итә.

Күргәзмәдә Татарстанның сәнәгать кластеры «Прома» фәнни-җитештерү предприятиесе, "Питон Кама, "Магнолия" Чаллы кою-механика заводы (алюминий кою, яктырткыч өчен корпуслар һәм автомобиль чатырлары җитештерү) предприятиеләре тарафыннан тәкъдим ителгән.

Казан дәүләт энергетика университеты да энергетика өлкәсендә экспозициядә даими катнашучы булып тора. Югары уку йорты илдә махсуслаштырылган энергетика югары уку йортлары өчлегенә керә һәм белгечләр әзерләү өлкәсендә төбәктә алдынгы урыннарның берсен алып тора. КДЭУ «Приоритет-2030» программасында катнашучы илнең топ-100 югары мәктәбе исемлегенә керә.

Күргәзмәдә шулай ук КФУ, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, Туполев исмендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, И.Раззаков исемендәге Кыргыз дәүләт техник университеты катнашты.

Иннополистан «Навикей» (Navikey ) компаниясе Аirlay мәгълүматларын визуальләштерү һәм анализлау системасын тәкъдим итте. Бу компаниянең төп продуктларының берсе, ул геоинформатика, иярчен позицияләү, навигация һәм пространство мәгълүматларын эшкәртү өлкәсендә 15 елдан артык эшләү белән шөгыльләнә.

"АЭС - комплект" Минск компаниясе стендында - чыгарыла торган электр энергетикасы продукциясе позицияләре - вакуум сүндергечләр, реклоузерлар, элегаз сүндергечләре һәм башкалар күрсәтелгән.

SOCAR компаниясе Россиянең нефть, нефть продуктлары һәм СУГ белән биржа сатуларында актив катнаша, шулай ук 700дән артык турыдан-туры контрактны гамәлгә ашыру өстендә эшли.

"СОКАР РУС " - Әзәрбәйҗан Республикасы дәүләт нефть компаниясенең бүлендек бүлекчәсе (Россиядә 2013 елның язында теркәлгән). Компания Татарстанның нефть чыгару компанияләре белән хезмәттәшлек итә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.