Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев Новиком банкның эшлекле иртәнге ашында катнаштылар. Чара «Казан Экспо»да «Энергопром» Татарстан энергетика форумы кырларында узды.
«Новикомбанк» АКБ АҖ идарәсе рәисе Елена Георгиева очрашуда катнашучыларны сәламләде. Ул хәбәр иткәнчә, банк 30 елдан артык Татарстан предприятиеләре белән эшли. 2023 елның декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән партнерлык турында стратегик килешү имзаланган.
«Татарстан энергофорумы кысаларында хезмәттәшләремә чын күңелдән кирәкле эшлекле элемтәләр, Россия сәнәгате һәм ТЭК файдасына барачак яңа кызыклы проектлар табуларын телим", - диде ул. Сергей Цивилев Татарстан энергетика форумын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.
"Без форум Россия Энергетика министрлыгы катнашында барачак дип килештек. Мин Татарстан Рәисе белән бергә оештыру комитетына керәчәкмен, киләсе елга без аны бергә әзерләячәкбез. Әлеге форум илнең энергетика тармагы өчен бик мөһим. Безнең алда гаять зур сынаулар тора: электр энергиясенә ихтыяҗ зур, безнең бөтен энергетика комплексын модернизацияләү, яңа куәтләр төзү, челтәр комплексын яңарту, энергия туплау һәм саклау мәсьәләләрен хәл итү. Бу бурычларның барысы да бердәм якын килүне таләп итә, без бер команда булып эшләргә тиеш", - дип белдерде министр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Новиком банкы - «Ростех» ДК терәк банкы һәм Татарстанның ышанычлы партнеры. "Татарстанның кайбер предприятиеләре „Ростех“ дәүләт корпорациясе составына керә, шул исәптән КАМАЗ, авиация һәм вертолетлар заводлары», - диде ТР Рәисе. Ул РФ Энергетика министрлыгы башлыгына Татарстан энергофорумына игътибары өчен рәхмәт белдерде.
"Бүген безнең багланышларны җайга салу, нинди җитештерүләр булуын күрсәтү, алда безне нәрсә көтүе турында фикер алышу бик мөһим. Россия Хөкүмәте куйган бурычларны исәпкә алып, мондый мәйданчыкка ихтыяҗ зур булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары эшлекле иртәнге ашта катнашучылар энергетика тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре, финанс базарын үстерү перспективалары һәм башкалар турында фикер алыштылар.