Бүген «Казан Экспо»да «Энергопром» Татарстан энергетика форумы кысаларында «Яңа энергетика технологияләре һәм технологик лидерлык: тенденцияләр һәм чакырулар» пленар утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Энергетика министры Сергей Цивилев, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов РФ Энергетика министрлыгы башлыгына Татарстан инициативаларын һәрьяклап хуплаганы өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, әлеге форум гомумфедераль булачак, ә Сергей Цивилев тиешле оештыру комитетын җитәкләячәк. "Энергопром"да катнашу өчен Казанга БДБ илләреннән күп санлы кунаклар, шулай ук Ираннан бизнес-партнерлар килгән. "Ышанам ки, ачык хезмәттәшлек, фикер алышу һәм эшләнмәләр белән уртаклашу безгә дустанә элемтәләрне үстерү һәм ныгыту өчен тагын да күбрәк аспектлар табарга мөмкинлек бирәчәк», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – илнең эре сәнәгать үзәкләренең берсе. Соңгы 5 елда тулаем төбәк продукты үсеше 113,5%, ИПП – 121,1% тәшкил иткән, төп капиталга 4,8 трлн сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. "Республика энергетикасы - җылылык һәм электр энергиясен җитештерүче 3 эре компания, бүленгән генерацияле 13 компания, 11 территориаль челтәр оешмасы һәм 29 сату компаниясе. 2021 елдан электр энергиясен эшләп чыгару үсеше 30%тан артып китте һәм 31,3 млрд кВт·сәг кә җитте, бу республиканың энергия системасының ышанычлылыгы һәм аның энергетик иминлеген ныгыту күрсәткече булып тора. Узган елда электр энергиясен куллану күләме 35 млрд квт·сәг тәшкил итте", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча үсешнең төп драйверлары машина төзелеше, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре булган. Шулай ук халыкның да электр энергиясен куллануы артуы күзәтелә. Мисал өчен, ел саен 3 млн кв. метрдан артык торакны файдалануга тапшыру 200 млн кВт·сәг тирәсе өстәмә бирә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, энергия системасының ышанычлылыгын һәм электр энергиясенә ихтыяҗның артуын тәэмин итү өчен Татарстанда инвестицион программалар гамәлгә ашырыла. Узган ел Казан ТЭЦ-2, ТЭЦ-3, Түбән Кама ТЭЦ-2 модернизациясе төгәлләнгән, Зеленодольск, Азино һәм Сокуры цифрлы подстанцияләре сафка кертелгән, 17 электр энергетикасы объекты реконструкцияләнгән. Соңгы 5 елда бу максатларга инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 170 млрд сум тәшкил итә.
"Энергетика - киләчәк инновацияләр, чиста технологияләр һәм ресурслар белән нәтиҗәле идарә итә торган төбәкнең тотрыклы үсешендәге төп звено. Белем һәм компетенцияләрне берләштереп, без глобаль трендлар белән бергә атлап кына калмыйбыз - без иртәгәге көн энергетикасын булдырабыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Энергетика министры Сергей Цивилев «Энергопром» форумында катнашучыларга һәм кунакларга Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның сәламләвен укыды. Энергетика министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, бүген Россиянең яңа энергетика системасын формалаштыру һәм үстерү буенча яңа чакыру тора.
"Без программа, 2042 елга кадәр электр энергетикасын үстерүнең генераль схемасын эшләдек. План төзәтеләчәк тә. Ел саен без үзебезнең чынбарлыкны исәпкә алып төзәтмәләр кертәбез. Әлеге документ белән без предприятиеләргә дә төгәл план бирәбез. Алар үз куәтләрен реконструкцияләү, җитештерүләрне модернизацияләү, кешеләрне җыю һәм өйрәтү белән шөгыльләнә алсын өчен. Бу колачлы эш өчен белгечләр әзерләү мөһим", - диде министр.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев барында хезмәттәшлек турындагы берничә документ имзаланды. Шулай итеп, "Татэнерго" "Урал турбина заводы"һәм "Силовые машины" белән килешүләр имзалады.
Шулай ук КДЭУ һәм электр энергетикасы объектларының техник торышын контрольдә тоту буенча Инспекция дә үзара хезмәттәшлек турында килештеләр.