Яңалыклар

20.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда (Ипподром ур.) «Тылсым» инклюзив үзәгендә булды.

Бу «Игелекле Казан» КАБОның чираттагы социаль проекты, ул сәламәтлеге буенча чикләүләрсез һәм аерым ихтыяҗлары булган балаларны бергә укыту һәм үстерү өчен шартлар тудыра. «Тылсым» инклюзив үзәгендә 18 хезмәткәр эшли, шуларның 15е педагоглар. Бүген үзәккә 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге 120дән артык бала йөри.

20.02.2025

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышны комиссия рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара видеоконференцэлемтә режимында барды.

20.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Дәүләт Советының VII утырышында катнашты. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылган кунаклар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

20.02.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Россия Ислам мәгарифе советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара Казанда Россия ислам институты базасында узды.

19.02.2025

Бүген Казанга Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килде.

Казан халыкара аэропортында Дмитрий Медведевны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

19.02.2025

Район башлыгы Рәис Миңнеханов Саба муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләрен һәм 2025 елга планнарны җиткерде. Татарстан Республикасы районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингында Саба районы 16 нчы урынны алган, төяп җибәрелгән продукция күләме 6,5 млрд сум, ә сәнәгать җитештерүе индексы 94,7% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүен арттыру резервларын башлык индустриаль паркларны үстерүдә күрә, әмма инвесторларны һәм резидентларны җәлеп итү өчен авыл районнары җитештерүчеләренә ТОСЭР резидент-предприятиеләре белән беррәттән ташламалар бирү мәсьәләсен хәл итү мөһим дип саный.

19.02.2025

Әлмәт районы предприятиеләре республика икътисадына зур өлеш кертәләр. Бу хакта бүген Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советы утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

19.02.2025

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты һәм аларга Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды.

19.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында узды.

19.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елгы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы судьялары киңәшмәсендә катнашты. Чара Казан шәһәренең Совет район суды бинасында узды.

Нотыклар белән Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация суды рәисе урынбасары, административ эшләр буенча суд коллегиясе рәисе Радик Габдуллин чыгыш ясады.

Битләр: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>