Бүген Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Буа муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты - Буа районы Советының 74 нче хисап утырышында катнашу.
Утырыш башланганчы Әсгать Сәфәров һәм аны озата йөрүче затлар берничә социаль объектта («Импульс» спорт комплексында, «Мирас» яшьләр үзәгендә) булдылар.
Югары Ослан районы республиканың гадәттәгечә тотрыклы үсүче муниципалитетларының берсе булып санала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Югары Ослан Советының хисап утырышында хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Югары Ослан авылына эш сәфәре кысаларында тыл хезмәтчәне Шәйхлисламова Һәҗәр Тәхәви кызы очрашты һәм аңа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды.
Кадерле татарстанлылар, Ватанны саклаучыларыбыз!
Махсус хәрби операция зонасында бүген меңләгән татарстанлы, хәрби бурычын намус белән үтәп, Ватаныбызның иминлеген фидакарьләрчә саклый, илебез киләчәге өчен көрәшә.
Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак инаугурациясе 2026 елның апрелендә и. Г. Камал исемендәге яңа театрда узачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре барышында IDEX-2025 халыкара оборона күргәзмәсе эшендә катнашты, ул Абу-Дабидагы ADNEC күргәзмә комплексында уза.
Күргәзмәне карау барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дубайның варис шаһзадәсе, БГӘ Вице-премьеры һәм Оборона министры шәех Хәмдән ибн Мөхәммәд Әл Мәктүм һәм җирле хакимиятнең башка югары дәрәҗәле вәкилләре белән очрашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш сәфәренә килде, анда ул бүген башкаласы Абу-Дабида IDEX-2025 халыкара оборона күргәзмәсендә катнашырга планлаштыра.
IDEX халыкара корал һәм хәрби техника күргәзмәсе (International Defence Exhibition) ике елга бер тапкыр Абу-Дабида уздырыла һәм дөньяда иң танылган корал күргәзмәләренең берсе булып тора. Күргәзмә үз диварларына заказ бирүчеләрне һәм хәрби корал, хәрби техника, сак һәм иминлек системалары җитештерүчеләрне җыя. Потенциаль сатып алучылар һәм заказ бирүчеләр биредә ату коралының һәм башка төр коралларның яңа үрнәкләре белән таныша ала.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы делегациясенең 12-13 февральдә Согуд Гарәбстанында узган конференциядәге эше турында сөйләде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика һәм федераль программалар кысаларында Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларына капиталь ремонт ничек барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар тоташтырылды.