Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәренә (КХР) эш сәфәре барышында «PAX Technology» ИТ-компаниясе генераль директоры Джек Лю белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «DLS» ҖЧҖ генераль директоры Вилдан Хөсәенев катнашты.
Бүген Үзбәкстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Батырҗан Әсәдов белән Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин очрашты.
Очрашу Татарстан Министрлар Кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Гуандун провинциясендә эш сәфәре барышында “GAC” автомобильләр төзү заводында булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Гуандун провинциясенә эш сәфәре кысаларында илдәге иң эре автомобиль заводларының берсе булган Beiqi Foton Motor компаниясе эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Гуандун провинциясе вице-губернаторы Оуян Вэймин әфәнде белән очрашуда Татарстан белән Гуандун провинциясе арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Гуанчжоу шәһәренә (КХР) эш сәфәре кысаларында узды. Анда Россия Федерациясенең Гуанчжоудагы Генераль консул Виктор Пашков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Татарстан белән Гуандун провинциясе арасында хезмәттәшлек өчен зур потенциал бар. Бергәләп аны гамәлгә ашыру өчен актив эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Гуандун провинциясе эшлекле даирәләре бизнес-форумында хәбәр итте.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Гуанчжоу шәһәрендә эш сәфәрендә (Кытай Халык Республикасы).
Бүген Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гуандун провинциясе Хөкүмәте генераль секретаре урынбасары Линь Цзи әфәнде белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Гуандун провинциясендә эш сәфәре кыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Очаршу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Мәрьям-ана Казан иконасы соборы төзелешен карап чыктылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий да катнашты.