Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәренә (КХР) эш сәфәре барышында «PAX Technology» ИТ-компаниясе генераль директоры Джек Лю белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «DLS» ҖЧҖ генераль директоры Вилдан Хөсәенев катнашты.
Быел июнь аенда Рөстәм Миңнеханов «PAX Technology» башлыгының Казанга эш сәфәре кысаларында Джек Лю белән очрашкан булган.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «PAX Technology» – банк түләүләре терминалларының бөтендөнья базарындагы лидерларның берсе.
Үз чиратында Джек Лю Татарстанның инновацион компанияләр эшчәнлеген хуплау һәм Татарстан һәм Кытай ИТ-предприятиеләре арасында партнерлык багланышларын үстерүгә ярдәм күрсәтү тәҗрибәсен югары бәяләде.
«PAX Technology» компаниясе белән Татарстанның «DLS» ИТ-компаниясе хезмәттәшлек итә, «DLS» ИТ-компаниясе SwitchSales системасын үстерә. Бу ваклап сатып алуга идарә итү сервисы һәм ул теләсә нинди банк картасы буенча сатып алучыларны идентификацияләү системаларын булдыру өчен технологик платформа булып тора.
Аннары «PAX Technology» белән «DLS» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Сөйләшүләр нигезендә «PAX Technology» компаниясе SwitchSales системасын халыкара базарда алга сөрүгә ярдәм күрсәтәчәк.