Бүген Казан Кремлендә Әстерхан өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясен җитәкли.
Яклар төбәкләрнең инновацион үсеш, идарә, инфраструктура һәм инвестиция проектларын гамәлгә кертү хисабына үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле, Стратегик инициативалар агентлыгының "Яшь профессионаллар" юнәлеше директоры Дмитрий Песков белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советының 2018 елның 9 аендагы нәтиҗәләре буенча утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Казанга Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов килде.
“Казан” халыкара аэропортында Сергей Морозовны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион совет һәм “Чаллы”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда видеоконференцэлемтә режимында “Чаллы”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе әгъзалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко белән очрашты. Яклар төбәкне социаль-икътисадый үстерү, 2018 елда төзелеш тармагы эшенең алдан ясалган йомгаклары һәм киләсе елга планнары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дәүләт корпорациясе күзәтчелек советы – Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Сергей Степашинны Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин, юридик фәннәр докторы, профессор, отставкадагы Россия Югары Арбитраж суды рәисе урынбасары Василий Витрянский озата йөрде.