Яңалыклар

05.12.2018

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чараларында мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне илебезнең бәйрәмнәр календарендагы мөһим дата – Волонтерлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тәкъдиме белән әле күптән түгел генә билгеләнгән  бу бәйрәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә эшләүче  кешеләрнең эчкерсез, игелекле хезмәтен олылауга юнәлтелгән.

Республика волонтерлары бүген ихтыяри хәрәкәт традицияләрен лаеклы дәвам итә.

04.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Финляндия Президенты Саули Ниинисте белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.   

Искәртәбез, 2015 елда Рөстәм Миңнеханов Саули Ниинисте белән очрашкан иде инде.  

04.12.2018

Бүген Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЮИТ» фин төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән очрашты һәм яңа проектлар – Tripla шәһәр комплексы һәм Oodi китапханәсе белән танышты.

04.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия икътисад министры Мика Линтиля белән очрашты. Чара ТР Президентының Хельсинкига эш визиты кысаларында узды. 

04.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида SLUSH конференциясе кырларында Fortum компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

04.12.2018

SLUSH стартаплар конференциясе кысаларында "Сколково" фонды резидентлары белән Татарстан компанияләре Россия экспорт берлеге белән Мәскәү экспорт үзәгенең уртак стендалырнда үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Стендларны тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

04.12.2018

2018 елның 20 декабреннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк. Бүген бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе башлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

04.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Оборона министрлыгының селектор киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәне Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында Россия оборона министры Сергей Шойгу уздырды (Мәскәү).

Киңәшмәдә округ командующийлары, Татарстан Республикасы, Приморье крае, Смоленск өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

04.12.2018

Бүген Хельсинкида LUSH бөтендөнья стартаплар һәм яшь эшкуарлар конференциясе узды. Тананалы ачу чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

04.12.2018

Бүген Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фин эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.    

Битләр: << ( 931 ) 932 933 934 935 936 937 938 939 940 >>