Яңалыклар

26.11.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш визиты кысаларында Бөекбританиядә татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" милли берлеге рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. 

 

26.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга (Бөекбритания) эш сәфәренә килде. Ул анда бизнес-бергәлек вәкилләре белән берничә очрашу уздырачак һәм республиканың инвестицион потенциалын тәкъдир итәчәк.   

25.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида булды. Ул Әбу-Даби варис шахзадәсе шәех Мөхәммәд бин Зәид Әл Нәхайян чакыруы буенча «Формула-1» Гран-при этабының шәрәфле кунакларынннан берсе иде.  

Бу мәртәбәле кунаклар арасында Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров та бар иде.

24.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул "Мәскәү – Татарстан күпере" IV Мәскәү яшьләр форумында катнашты. 

24.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - "Мәскәү – Татарстан күпере" IV Мәскәү яшьләр форумында катнашу.

24.11.2018

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минераль ашлама җыю буенча җитди эш алып барырга өндәде. Бу хакта ул бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә әйтте. «Әгәр бүген минераль ашлама җыю өстендә эшләмибез икән, җитди нәтиҗәләргә һәм үзгәрешләргә ирешә алмаячакбыз», – диде Татарстан Президенты.

 

24.11.2018

Татарстанда 2 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 83 процентыннан артыграк һәм үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

23.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.   

23.11.2018

Бүген Казан вертолет заводында алдан сынау программасы кысаларында РФ Оборона министрлыгы заказы буенча эшләнгән  Ми-38Т вертолетының беренче очышы узды. Бу очышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский һәм “Казан вертолет заводы” ГАҖ  идарәче директоры Юрий Пустовгаров күзәтте.

22.11.2018

Бүген Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында “Казаноргсинтез” заводына нигез салынуга 60 ел һәм беренче продукция эшләп чыгаруга 55 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов катнашты.

Битләр: << 931 932 933 934 935 ( 936 ) 937 938 939 940 >>