Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровка яңа трамвайлар һәм электробус тәкъдим итте.
Казан трамвае рубин төсендә. Анда 170 кә якын кеше сыя, 29 утыру урыны бар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда ачылган репродуктология клиникасында булды. Яңа медицина оешмасы Казанда кичә генә эшли башлаган. Мәртәбәле кунаклар клиникадагы репродуктолог, эмбриолог, гинеколог кабинетларын, операция, УЗИ бүлмәләрен, палаталарны карап чыкты.
Илкүләм проектларны һәм төп федераль программаларны үтәү өчен аларны финаслау буенча төбәкләр һәм федераль үзәк ягыннан да төгәл кагыйдәләр кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашындагы киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстанда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган бурычларны башкару өчен, алдагы елларда торак төзелешен елына 2,4 млн квадрат метрдан 3,6 млн квадрат метрга кадәр җиткерергә кирәк. Бу хакта Казанда узган киңәшмәдә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров әйтте.
Татарстанда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән төп 12 милли проект һәм федераль программаны тормышка ашыру өчен проект офисы булдырылды. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федераль монополияләргә каршы хезмәте җитәкчесенең урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты.
Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясенең Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрделәр.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ИТ-паркта булдылар, анда резидентлар проектлары белән таныштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетына яңа җитәкчене - Александр Груничевны тәкъдим итте.
Бу чарада шулай ук Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты.
Татарстанның зурлыгы буенча икенче шәһәренә көчле педагогик составы булган техник университет кирәк. Шәһәр "КАМАЗ" заводлары һәм "Чаллы" АСИҮТ предприятиеләре өчен квалификацияле эшче кадрларга мохтаҗ. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашындагы киңәшмәдә хәбәр итте.