Бүген “Казаноргсинтез” ГАҖ этилен заводының Э-200 комплексында дүрт яңа пиролиз мичләрен эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Sichuan Golden Elephant Sincerity Chemical (SGESC) Кытай химия компаниясе делегациясе белән очрашты.
SGESC компаниясе химик продукция һәм минераль ашламалар җитештерү белән шөгыльләнә. Базарга нитратлы ашламалар, аммиак, аммиак селитрасы, азот кислотасы, водород перекисе, карбамид чыгара. Компания тагын – меламин җитештерү буенча бөтендөнья лидеры.
Архивлар – теләсә кайсы илнең стратегик ресурсы ул. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ленин ис. МККда республика архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган бәйрәм концертында әйтте. Чарада Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов та катнашты.
Тантана башланыр алдыннан мәртәбәле кунаклар Татарстан Республикасы архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган күргәзмәне карап чыктылар. Анда республикада архив хезмәтенең тарихын чагылдыручы фотографияләр һәм документлар куелган иде.
Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин “Почта Банк” ГАҖ идарәсе рәисе Георгий Горшков белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов республиканың Архив хезмәтенең 100 еллыгы көнендә Татарстан Дәүләт архивының яңа бинасын карадылар.
Бина буйлап йөргәндә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, бинада 9 метр биеклектәге яңа стеллажлар куелган, барысы 9 мең 316 киштә, аларга 500 меңнән артык саклау берәмлеге урнаштырырга мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы һәм аңа кертелүче үзгәрешләр хакындагы стратегик сессиядә катнашты.
Сессия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципалитетлар белән барды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре ктанашты. «Югары икътисад мәктәбе» ФТУ ректоры Ярослав Кузьминов һәм «Леонтьев үзәге» халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге» КАБО генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Борис Жихаревич экспертлар булдылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зөләйха күзләрен ача” нәфис фильмын төшерү өчен Лаеш районында төзелгән “Семрук” тарихи бистәсе белән танышты. Фильм төшерү мәйданында Татарстан Президенты өчен экскурсияне мәдәният министры Ирада Әюпова һәм кинофильмның продюсеры Илья Папернов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милли тикшеренү университетының “Югары икътисад мәктәбе” ректоры Ярослав Кузьминов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлекчәсе бинасын капиталь ремонттан соң ачуда катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигьмәтуллин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.