Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань провинциясендәге яңа Тяньфу районы концепциясе белән танышты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына - Чэнду шәһәренә (Сычуань провинциясе) эш сәфәренә килде.
Яңа Тяньфу районы Чэндудан 30 чакрым көньякта урнашачак. Булачак шәһәр төбәкнең үзенчәлеген саклап калачак, традицион дизайн элементлары, бамбук җәелгән тар юллар кулланылачак.
Рөстәм Миңнехановка сөйләүләренчә, генераль план юлларны, җәяүлеләр урамнарын, ишегалларын яшел утыртмалар челтәре һәм табигый ландшафт белән берләштерүне күздә тота, шул ук вакытта заманча шәһәр функционалын саклап калу да күздә тотыла.
Биналар төзекләндерелгән террасалы булачак, шәһәрнең һәр кешесенә ачык киңлеккә керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен. Күпчелек биналарның биеклеге 100 метрдан да кимрәк булачак һәм алар көн яктысын һәм вентиляцияне максималь файдалануга юнәлдерелгән булырга тиеш.