Казан университеты математика, физика, химия һәм гуманитар юнәлешләрдә дөньякүләм фәнни танып белүне үстерүдә мөһим роль уйнады. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының 220 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта белдерде. Чара Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 220 еллык тарихында университетта бөтендөнья дәрәҗәсендәге ачышлар ясалган. "Бүгенге очрашу - барыннан да элек, Казан университетын дөнья фәненең данлы елъязмасына мәңгегә керткән галимнәргә һәм педагогларга хөрмәт күрсәтү. Хәзерге буын галимнәре һәм укытучылары үзләреннән алда килгәннәрнең: Лобачевский, Бутлеров, Зинин, Завойский, Арбузовлар династиясе, Камай, Вәлиев һәм башка бик күпләрнең эшен лаеклы дәвам итә», - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Казан университеты Республика һәм Россия фәнни-мәгариф комплексының алдынгы флагманы, Татарстанның һәм бөтен Идел буе федераль округының социаль-икътисадый үсешенең көчле драйверы. Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, шәхсән Дмитрий Чернышенко һәм Валерий Фальковка республиканың бөтен фәнни-мәгариф комплексына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. "Казан университетының үзебезнең югары белем һәм фән системасын үстерүнең стратегик инициативаларын гамәлгә ашыруга керткән өлешен бәяләп бетергесез.
"Фән һәм университетлар" илкүләм проекты кысаларында республикада дөнья дәрәҗәсендәге ун фәнни үзәкнең берсе уңышлы эшләп килә. Аның эшчәнлеге нәтиҗәләре илебездә һәм чит илләрдә кыен чыгарыла торган нефть запасларын үзләштергәндә актив кулланыла. Университет структурасында эшләүче сәләтле балалар өчен махсус укыту-фәнни үзәк мәктәп эскәмиясеннән илебез икътисадының инновацион тармаклары мәнфәгатьләрендә булачак интеллектуаль элитаны әзерли. Ә югары уку йортының алдынгы инженерлык мәктәбе илкүләм хуҗалыкның гаять мөһим тармагы - машина төзелеше комплексының кадрлар потенциалын сыйфатлы ныгытуга ярдәм итә", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Ул искәрткәнчә, Казан университеты республикадан югары белем бирү оешмалары арасында беренче булып «Приоритет-2030» программасының махсусөлешендә катнашкан. Ә КФУ укучылары - «Студентлар стартабы» федераль конкурсында җиңүче проектлар саны буенча бөтен ил күләмендә лидерлар. "Бу егетләрнең киләчәге технологик эшкуарлык һәм Россия венчур индустриясе булачагына ышанам", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул Казан университетының Татарстан Республикасы халыкларының телләрен һәм бай мәдәни-тарихи мирасын саклау буенча зур эш алып баруына игътибар итте. Бөек Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрен, «Казан Кремле» музей-тыюлыгын, Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясен торгызуга юнәлтелгән чараларны фәнни нигезләүдә нәкъ менә югары уку йорты галимнәренең өлеше зур. Бу объектларның барысы да ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. «Без киләчәктә дә университетның Татарстанның социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси көн тәртибен фәнни әзерләүдә һәм экспертлар белән тәэмин итүдә актив катнашуына өметләнәбез», - дип мөрәҗәгать итте ТР Рәисе тантанада катнашучыларга.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан университеты үзенең 220 еллыгын республиканың Фәнни-технологик үсеше елында каршылый. Ул илебезнең фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә яңа тарихта иң тирән үзгәртеп корулар белән истә калды. Хәзерге вакытка ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән илнең фәнни-технологик үсешенең яңартылган стратегиясе, 2030 елга кадәр чорга илкүләм максатлар һәм фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләре кабул ителде. "Безнең алда Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итү, аның дөнья фәнни державалары унлыгына керүе һәм башка күп кенә амбициоз максатчан ориентирларга ирешү буенча җитди бурычлар тора. Ышанам ки, Казан университеты Ватан өчен мөһим булган бу бурычларны хәл итүгә лаеклы өлеш кертәчәк", - диде республика Рәисе.
Дмитрий Чернышенко Россия Президенты Владимир Путинның КФУның 220 еллыгы уңаеннан котлавын укыды. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу тәэсирле дата – зур, вакыйгаларга һәм якты казанышларга бай юл, күренекле галимнәр, профессорлар һәм укытучыларның тулы бер йолдызлыгы, дөньякүләм танылган тикшеренү мәктәпләре. "Бүген КФУ - илнең алдынгы мәгърифәтчелек үзәкләре рәтендә. Биредә элеккечә үк кыю фәнни эзләнү һәм ныклы студентлар кардәшлеге атмосферасы хөкем сөрә, ул эштә һәм укуда уңышларга ирешергә, билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга ярдәм итә», – диелгән котлау текстында.
Вице-премьер дәүләт башлыгы котлавына кушылды һәм университет коллективына ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлы проектлар һәм яңа фәнни казанышлар теләде. "Идел буе федераль округы кураторы буларак, мин безнең төбәктә бай тарихы һәм уникаль укытучылар коллективы булган университет булуы белән горурланам. Биредә Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итәргә тиешле талантлы чыгарылыш укучыларын әзерлиләр", - дип ассызыклады Дмитрий Чернышенко.
Валерий Фальков ассызыклаганча, яңа белем бирү программаларын һәм тикшеренү эшчәнлеген үстерүгә ил Президенты тарафыннан хупланган РФ Хөкүмәтенең флагман проектлары ярдәм итә. Алар арасында "Приоритет 2030»,"Алдынгы инженерлык мәктәпләре" һәм башкалар. Казан федераль университеты барлык төп дәүләт программаларында катнаша. "Бай мираска таянып һәм аны үстереп, бүген университет лидер университетлар арасында ныклы урын алып тора һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Биредә 50 меңнән артык студент белем ала, шул ук вакытта биштән бер өлеше - дөньяның 100дән артык иленнән килгән чит ил студентлары. 220 еллык чиген үтеп, университет ышанычлы рәвештә киләчәккә юл сала", - диде Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Тантана кысаларында Казан федераль университеты хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, шулай ук РФ Фән һәм югары белем министрлыгының ведомство бүләкләре тапшырылды.