Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле Татарстан Республикасы салым хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Хәзерге вакытта илебезнең салым системасын үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Салым салуның үтә күренмәлелеген арттыру өчен, салым түләүчеләргә административ йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән заманча цифрлы продуктлар һәм сервислар кертелә. Салым органнарының нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә барлык дәрәҗәдәге бюджетларның үтәлеше сыйфаты күтәрелә, эшкуарлык активлыгы арта, инвестиция климаты яхшыра, республикабыз һәм тулаем илебез икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгы тәэмин ителә.
Компетентлылык, тырышлык һәм намуслылык салым органнары хезмәткәрләре эшчәнлегенең һәрвакыт үзенчәлекле сыйфатлары булды. Тармак ветераннары фидакарь хезмәт һәм гаделлекнең ышанычлы нигезен салдылар. Салым органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына лаеклы хезмәтләре, хезмәт сөючәнлекләре һәм бурычларына тугры калулары өчен зур рәхмәт.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телим!».