ТР Хөкүмәте Йортында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы узды. Яклар фән, мәгариф, яшьләр сәясәте, туризм һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Вице-премьер Рөстәм Миңнехановка эш программасын оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм төбәкнең зур фәнни һәм мәгариф потенциалын билгеләп үтте: «2024 ел республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгән иде. Татарстан НТР өлкәсендә төбәк дәүләт программасын эшләү буенча "сынау" субъектлары рәтендә. Төбәк тикшеренүләр өлкәсенә перспективалы кадрларны актив җәлеп итә - республикада яшь галимнәр өлеше 60% чамасы тәшкил итә. Алты югары уку йорты „Приоритет-2030“ программасында катнаша. Татарстан корылган "Профессионалитет" кластерлары саны буенча лидерлар арасында - алар 14. Алдынгы инженерлык мәктәпләренә системалы рәвештә ярдәм күрсәтелә. Республикада мондый мәктәпләр белән уртак проектларга бизнес чараларын җәлеп итү буенча илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе. Инфраструктура төзелеше дәвам итә, 500дән артык „Үсеш ноктасы“ мәгариф үзәге ачылды».
Дмитрий Чернышенко ассызыклаганча, Татарстан Республикасы яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә. Сораштырулар буенча, республикада яшәүче яшьләрнең 80%тан артыгы туган төбәгендә үзен үстерү мөмкинлегенә ышана. Ел саен патриотик чараларда якынча 150 мең кеше катнаша. «Яшьләр өчен төбәк» программасы буенча субъектка яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерүгә 450 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Спорт темасына мөрәҗәгать итеп, Хөкүмәт Рәисе урынбасары игътибарны 2023 ел нәтиҗәләре буенча республикада физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп ителү дәрәҗәсе планнан югарырак – 63% чамасы булуга юнәлтте. Спорт инфраструктурасын булдыруга «Спорт – яшәү нормасы» һәм «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проектлары буенча акчалар бүлеп бирелә. Төбәктә спорт корылмалары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе якынча 72% тәшкил итә, бу планга туры килә. Республика халкы ГТО системасына җәлеп ителгән - 51 тест үзәге эшли, 640 меңгә якын кеше нормативларны үтәгән, 440 меңнән артыгы лаеклык билгеләре алган. Быел гына да Татарстанда 210 бөтенроссия һәм 22 халыкара ярышлар, шул исәптән «Киләчәк уеннары» һәм «БРИКС уеннары» кебек әһәмиятле чаралар узды. Бу профессиональ спортчыларга формаларын сакларга мөмкинлек бирә. «2030 елга Россиядә туристлар агымы елына 140 млн кешегә кадәр артырга тиеш – мондый бурычны Владимир Владимирович Путин куйды.
Татарстанда Туризмны үстерү өчен потенциал зур. Агымдагы елның 9 аенда төбәккә 1,9 млн кеше килгән инде. Республикага „Туризм һәм кунакчыллык индустриясе“ илкүләм проекты буенча туризм инфраструктурасын булдыруга 2024 елда 283 млн сум бүлеп бирелгән. Акча шул исәптән модульле кунакханәләр төзелешенә, туризм җайланмалары сатып алуга һәм туризм тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәге эшенә тотылачак", - диде Дмитрий Чернышенко. Ташламалы кредитлау программасы буенча Казанда акватермаль комплекс төзелә, анда елына 1 миллионга кадәр кеше йөри алачак. Тагын бер колачлы инвестпроект Туризм.РФ Корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла – «Казан марина». Аның ярдәмендә 2 мең эш урыны булдырылачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән Татарстанда халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән берничә эре федераль проект гамәлгә ашырыла.
"Без барлык проектларда да актив катнашабыз, җитди ярдәм сизәбез. Илебез Президенты илкүләм максатларда билгеләнгәннәрнең барысы да гамәлгә ашырылачак", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.