Бүген КХРга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе эшлекле даирәләре белән түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Бизнес вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре белән хезмәттәшлек итүгә зур кызыксыну белдерүен билгеләп үтте.
"Татарстан Кытай партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Безгә КХР җитәкчеләре, рәсми һәм эшлекле даирәләр еш килә", - диде ул.
Республика Рәисе республиканың Кытай бизнесы вәкилләре белән яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәсе булуына игътибар итте. Аерым алганда, Хайер, Камасталь, Midea белән проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Нефть химиясе, машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше, мәгълүматлаштыру һәм югары технологияләр,авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек җайга салынган. Гуманитар элемтәләр аерым игътибарга лаек.
"Казан - Россиянең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. КФУда Конфуций мәгариф-мәдәни институты эшли. Татарстанда агымдагы уку елында 2,5 меңнән артык Кытай студенты белем ала», - дип ассызыклады республика Рәисе.
Очрашуда Chengdu International Railway Train Co., Ltd., Сычуань кара чәй җитештерүче компанияләр төркеме, Sichuan Development (Holding) Co., Ltd., Chengdu Easton Filter Co., Ltd., Sichuan Younaichi Automobile Sales Co., Ltd. компанияләре җитәкчеләре үз проектларын тәкъдим итте.