Бүген КХРга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов FAW Toyota Motor (Chengdu) СО.,Ltd җитештерүендә булды.
"CHINA FAW GROUP CO., LTD" корпорациясе» ("FAW GROUP") - Кытайда беренче автомобиль төзү компаниясе. FAW автомобильләр җитештерү күләме буенча Кытайда икенче урында, зур йөкле коммерциячел техника буенча беренче урында тора.
Заводта 3200 кеше эшли. Предприятиенең мәйданы 455 мең квадрат метр тәшкил итә. Компания барлыгы 13 төрле автомобиль җитештерә, шул исәптән 3 автомобиль яңа энергия чыганакларында.
Рөстәм Миңнеханов завод җитештерүе һәм ассортименты белән танышты. Аңа шулай ук технология үзенчәлекләре һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләделәр.
Завод ел саен 100 мең Toyota Avalon, 105 мең Toyota Prado автобусы җитештерә.