Рөстәм Миңнеханов: Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы - диңгез һәм елга судноларын проектлау өлкәсендә әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе

22.11.2024

Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы диңгез һәм елга судноларын проектлау өлкәсендә әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде.

Проект-конструкторлык бюросы 1949 елның 18 ноябрендә оештырыла. 75 ел эчендә 70тән артык проект һәм төрле конструктив схемалар эшләнде, алар буенча Зеленодольск, Калининград, Керчь, Хабаровск, Сретенск, Феодосия һәм Санкт-Петербург заводларында 870 кораб һәм судно төзелә, шуларның 200дән артыгы экспортка җибәрелгән.

Бюро шулай ук нефть-газ тармагы, геофизик эшләр, скважиналарны ремонтлау һ.б. өчен җайланмалар проектлый. Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск ПКБсын карады, яңа эшләнмәләр белән танышты, шулай ук бюроның киләчәк үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада билгеләп үткәнчә, проект-конструкторлык бюросын төзү турындагы карар сугыштан соңгы авыр елларда ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән. Җитәкче итеп Александр Викторович Кунахович билгеләнгән – гаҗәеп энергияле һәм оештыру сәләте укөчле кеше. Аның идеяләре һәм проектлауга якын килүләре вакытны узып киткән һәм әлегә кадәр актуаль булып тора.

"Бюро фәнни тикшеренүләргә һәм иң оптималь схемаларны эзләүгә нигезләнгән техник карарлар эшләп чыгарганда һәрвакыт үзенең "почеркы" белән аерылып торды. Бу тәҗрибәле коллективны һәм предприятиенең үзен катлаулы 90 нчы елларда саклап калырга ярдәм итте", - диде Татарстан Рәисе.

Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы проектлары күп буын хәрби һәм граждан суднолары нигезенә салынды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бюро белгечләре Хәрби-диңгез флоты өчен корабларның уникаль проектларын эшләгәннәр, кораллану һәм саклануның алдынгы системаларын булдыруда катнашканнар, инновацион гражданлык продукциясен проектлаганнар.

"Бүген Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы илебез суднолар төзү тармагында алдынгы проект оешмаларының берсе булып тора, анда проектлаштыру һәм модельләштерүдә заманча технологияләр актив кертелә. Бюроның ихтыяҗы сезнең проектлар буенча корабларның Санкт-Петербургта, Калининградта, Зеленодольскта, Владивостокта, Түбән Новгородта, Рыбинскта һ.б.ларда нигезләнгән верфьләрдә төзелүе белән раслана. Икътисадый күрсәткечләре дә үсә», - дип игътибарны юнәлтте Татарстан Рәисе.

Предприятиенең төп горурлыгы дип Рөстәм Миңнеханов аның коллективын атады. Төрле заманнарда конструкторлык бюросында 5 Ленин премиясе лауреаты, 8 Дәүләт премиясе лауреаты, шулар арасында Әсхәт Әхмәт улы Габсаттаров, 2 фән һәм техника өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты эшли. Рөстәм Миңнеханов бюро үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга аерым рәхмәт белдерде. Алар арасында 50 елдан артык эшләгән хезмәткәрләр дә бар. Болар: Виктор Николаевич Кашкин, Владимир Федорович Карпус, Светлана Анатольевна Макарова һәм Виктор Павлович Широков. Республика Рәисе ассызыклаганча, предприятиедә иң яхшы традицияләр һәм белемнәр буыннан-буынга күчә. Бюрода тулы бер хезмәт династияләре бар. Алар арасында Иваненко, Рәхмәтуллиннар – 104 ел, Кушнирлар – 72 ел хезмәт стажы булган гаиләләр дә бар. "Предприятиедә талантлы яшьләрнең күп булуы да яхшы күрсәткеч булып тора. Безнең югары уку йортлары тарафыннан бюро белән партнерлыкта әзерләнгән яшь белгечләрнең биредә үз һөнәрләре буенча эшләвен дәвам итүе мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучы хезмәткәрләргә, шулай ук аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен коллективка аерым рәхмәтен җиткерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.