Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Юстиция министрының беренче урынбасары Евгений Забарчук һәм Россия Юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Россия Юстиция министрлыгы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук төбәк суд экспертизасы үзәгенең яңа бинасын төзү өлешендә «Юстиция кварталы» проектын алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Юстиция кварталы» административ биналар комплексы Казанда 2022 елның августында ачылган иде.