Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хабаровск крае Губернаторы, Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Демешин белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Демешин Татарстан Республикасы белән Хабаровск краеның сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлеге турындагы килешүгә, шулай ук аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куйдылар.
«Бу безнең төбәкләр арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен яхшы нигез", - дип ассызыклады республика Рәисе. Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Демешинны быелның көзендә Хабаровск крае Губернаторы сайлауларында җиңүе белән котлады: «Ышанам ки, Сезнең җитәкчелектә төбәк планлы рәвештә үсәчәк».
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасында товар әйләнеше әлегә зур түгел. Шул ук вакытта үзара сәүдәне киңәйтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бүген Татарстан Хабаровск краена медицина эшләнмәләре, ашламалар, азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе чаралары, автомобильләр һәм шина продукциясе, нефть продуктлары илтеп җиткерә. Республикага исә нигездә дарулар һәм диңгез продуктлары килә.
"Безнең сәүдә үсеше өчен генә түгел, җитештерү кооперациясен ныгыту өчен дә яхшы мөмкинлекләребез бар. Бигрәк тә авиатөзелеш өлкәсендә. Сезнең бу тармакта зур тәҗрибәгез бар. Ышанам ки, без хезмәттәшлекнең ике якка да файдалы юнәлешләрен билгеләрбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. Республика инновация һәм җитештерү инфраструктурасын үстерү, цифрлаштыру, эшкуарлыкка ярдәм итү, кадрлар әзерләү өлешендә, шулай ук уңайлы шәһәр мохите булдыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга әзер.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төбәкләрнең мәгариф һәм фән (ТРда Хабаровск краеннан 119 студент белем ала), мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм өлкәләрендә элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Татарстан Рәисе шулай ук Дмитрий Демешинга Хабаровск краенда яшәүче татарларның мәдәниятен һәм үзенчәлеген саклау мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Бу якынча 3,3 мең кеше. Төбәктә татар иҗтимагый, эшлекле һәм яшьләр берләшмәләре эшли, даими рәвештә Сабантуй бәйрәме үткәрелә.
Дмитрий Демешин делегациянең Татарстанга визитын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерүнең зур потенциалын билгеләп үтте.
"Беренчедән, бу авиатөзелеш. Безнең төбәкләрнең башлангыч компетенцияләре зур. Безнең Комсомол авиатөзелеш заводы истребитель һәм гражданлык авиациясе чыгара. Без композит материаллар белән дә, детальләр белән дә алмаша алабыз. Татарстанның эре предприятиеләр әйләнә-тирәсендә индустриаль парклар булдыру буенча зур тәҗрибәсе бар. Без моңа сездән өйрәнәбез. Безнең делегация әгъзаларын индустриаль парклар эше белән таныштырган өчен рәхмәт. Безнең төбәкләрдә суднолар төзелеше үсеш алган. Ышанам, монда да хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр бар", - дип ассызыклады Губернатор.
Казанга визиты кысаларында Дмитрий Демешин Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында булды, Иннополис Университеты һәм шул ук исемдәге махсус икътисадый зона эшчәнлеге белән танышты. Планда шулай ук Казан вертолетлар заводына, «Химград» технополисына һәм Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркка бару.
Белешмә өчен: Хабаровск крае Ерак Көнчыгыш федераль округы составына керә. Халкы 1,28 млн кешегә җитә. Административ үзәге - Хабаровск шәһәре. Диңгез яры сызыгының гомуми озынлыгы якынча 2,5 мең км тәшкил итә, утрауларны да кертеп - 3390 км. Көньяк-көнбатышта төбәк Кытай белән чиктәш. Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан Охота диңгезе, көньяк-көнчыгыштан Япония диңгезе белән юыла. Төп, континенталь өлешеннән тыш, төбәк составына берничә утрау керә, алар арасында иң эреләре - Шантар утраулары. Төбәкнең җир асты байлыклары: минераль чимал һәм ягулык-энергетика ресурсларының зур запаслары бар. Файдалы казылмаларның 100дән артык төре: алтын, көмеш, аккургаш, күмер, тимер рудасы, торф, бакыр, кургаш, вольфрам, платина, төзелеш материаллары өчен чимал һ.б. тикшерелгән һәм табылган казылмалар. Хабаровск крае Ерак Көнчыгышның минераль ресурсларын үзләштерүдә алдынгы урыннарның берсен алып тора. Шулай ук балыкчылык һәм агач әзерләү үсеш алган.