Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Тышкы эшләр министрының консуллык, парламент мәсьәләләре һәм чит илләрдә яшәүче иранлыларның эшләре буенча урынбасары Вахид Җәләлзадә белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Вахид Җәләлзадә Иранның Казандагы Генераль Консуллыгының яңа бинасын ачу тантанасына килгән. Объект шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләвендә билгеләп үткәнчә, халыкара мөнәсәбәтләрдәге кризис шартларында Россия һәм Иран хезмәттәшлеге аеруча кыйммәткә һәм актуальлеккә ия. Казанда Генераль консуллыкның яңа бинасын ачу мөһим символ булып тора.
Иран Тышкы эшләр министры урынбасары Татарстан Рәисенә очрашу өчен рәхмәт белдерде. "Иран һәм Россия мөнәсәбәтләре мөһим этапта тора һәм стратегик әһәмияткә ия. Без сезнең гүзәл республикагызга килүебезгә аеруча шатбыз. Безнең уртак якларыбыз бик күп", - дип ассызыклады ул. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Иран товар әйләнеше 178 млн доллар тәшкил иткән.
Яклар үзара сәүдә күләмнәрен арттыру буенча эшне көчәйтергә кирәклеген билгеләделәр. Шуңа бәйле рәвештә «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорының бар көченә эшләве аеруча актуальлек ала.
Вахид Җәләлзадә шулай ук Казан белән Иран шәһәрләре арасында туры рейсларны яңарту кирәклегенә игътибар итте.