Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 15 объектта дәвам итә, эшләр 734 объектта тәмамланган

30.11.2024

Бүген киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 5 муниципаль берәмлектә 15 күп фатирлы йортта капиталь ремонт бара. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 99,7%ка үтәлгән. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган 5 муниципалитеттагы 23 объектны да кертеп, 734 йорт тәмамланган. Сәламәтлек саклау тармагында 138 объекттан 31 стационарның 11е эштә кала (республика программасына керә). Үтәлеш 97% тәшкил итә.

Узган ике атнада Зеленодольск һәм Әлмәт район хастаханәләрендә ремонт эшләре төгәлләнгән. Яшьләр сәясәте тармагына керүче 28 объектның ике яшьләр үзәге - Казанда һәм Иске Чүпрәле авылында (бу объектлар буенча башкарылу 88 һәм 91% тәшкил итә) эшләр төгәлләнергә тиеш. Анапада һәм Менделеевск районында урнашкан балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы буенча ике объектта да эшләр дәвам итә (82 һәм 95%). Узган ике атнада Зеленодольск районында 2 объектта эшләр төгәлләнгән. Казанда яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы буенча бер объект кала (71% үтәлеш). 4 психологик-педагогик ярдәм үзәгендә ремонт эшләре гомуми күләмнең 80%ы башкарылган.

Узган ике атнада Зеленодольск районында һәм Чаллыда 2 объектта эшләр төгәлләнгән. Мәдәният тармагында 19 мәдәният объектыннан 3 объектта төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Программаны үтәүнең гомуми күләме - 99%. Узган ике атнада Буа һәм Алексеевск районнарында 2 объектта эшләр төгәлләнгән.

Бу атнада соңгы объектларны тапшыру белән ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча 18 объектны ремонтлау программасы төгәлләнгән: подрядчылар Казанда, Балык Бистәсе һәм Нурлат районнарында өч спорт учреждениесен тапшырганнар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының административ биналарын ремонтлау өлешендә Казанда объект тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча «Россельхозцентр»ның бер учреждениесе, 9 ветеринария берләшмәсе бинасы һәм 6 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ремонтланды. Моннан тыш, калган республика программаларыннан 3 хәрби комиссариатны ремонтлау дәвам итә (үтәлеш 99%).

Узган ике атнада Балык Бистәсе районында һәм Казанда 3 объектта эшләр төгәлләнгән. Казанда җәмәгать судьяларының суд участогы бинасы эшләнә әле (үтәлеше 99%). Бу атнада Әлмәттә муниципаль архивларны ремонтлау программасы төгәлләнгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль объектларны капиталь ремонтлау эшләрен, бигрәк тә аларны билгеләнгән вакытта тапшыруны контрольдә тотарга кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.