Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасында «Яңа кешеләр» фракциясе җитәкчесе Алексей Нечаев белән очрашты

28.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Яңа кешеләр» сәяси партиясе рәисе, Россия Дәүләт Думасында «Яңа кешеләр» фракциясе җитәкчесе Алексей Нечаев белән очрашты.

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, социаль юнәлештәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук төбәкләрдә «Яңа кешеләр» сәяси партиясе эшчәнлеге темасы да күтәрелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.