Рөстәм Миңнеханов спортчы Габделрәшид Садулаевка Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшырды

28.11.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында ирекле көрәш буенча алты тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр олимпия чемпионы Габделрәшит Садулаев белән очрашты.

Татарстан Рәисе танылган спортчыны октябрь ахырында Албаниядә узган дөнья чемпионатында чираттагы истәлекле җиңүе белән котлады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Олимпия уеннарында катнашудан читләштерү спортчыны сындырмады, һәм ул чираттагы тапкыр үзенең чемпион булуын раслады.

Элегрәк Халыкара Олимпия комитеты Габделрәшид Садулаев махсус хәрби операцияне хуплаганга сайлап алуны узмаган, шулай ук рәсми рәвештә «Динамо» җәмгыяте әгъзасы булып тора, дигән гариза тараткан иде. Дөнья чемпионатында җиңгәннән соң Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Садулаев адресына котлау телеграммасы юллады, 2024 елгы Олимпия уеннарында катнашудан гаделсез рәвештә читләштерелү аны сындырмады, чыныктырды, көчлерәк итте, дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүген чемпионга Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - «Дуслык» орденын тапшырды. Бүләк физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары, югары спорт казанышлары өчен Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.