Хәзерге вакытта "Татинвестгражданпроект " - Россия проект-эзләнү оешмалары арасында лидерларның берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов институтның 90 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татинвестгражданпроект» институтын булдыру турындагы карар Совет хакимиятенең беренче елларында кабул ителгән, ул вакытта Татарстанда төзелеш тармагы башыннан алып диярлек барлыкка килгән. Бөек Ватан сугышы вакытында биредә хәрби объектлар проектлана, ә сугыштан соңгы елларда институт тарафыннан бик күп әһәмиятле биналар төзелә: Фәннәр академиясе, ветеринария комплексы һәм медицина институтларының төп корпусы, Чехов урамында хастаханә комплексы. Институт тарихында истәлекле чор 60-70 нче елларда башлана. Бу вакытта институт республика символына әверелгән проектлар булдыра: ЦУМ, цирк, «Татарстан» кунакханәсе, заманча мәдәният сарайлары, шулай ук Казан һәм Чаллы торак массивлары.
"Яңа этапта институт эре федераль һәм халыкара вакыйгаларны әзерләүдә төп роль уйнады. Соңгы елларда Свияжск һәм Болгарда колачлы проектлар, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк, Г. Камал театрының яңа бинасы, Казан метрополитены станциясе. һәм башка мөһим объектлар төзелде. Казанда узган БРИКС саммиты институт тарафыннан эшләнгән уникаль архитектура хәл итлелешләрен, объектларны глобаль чарага әзерләүнең тизлеген һәм сыйфатын күрсәтте. Бүгенге вакыйганы без "Казан Экспо" күргәзмәләр үзәгендә билгеләп үтәбез, ул шулай ук институт тарафыннан проектлаштырылган", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук республика Рәисе «Татинвестгражданпроект»ның яңа территорияләрдәге эшен һәм Казанда 2 хоспис һәм Мәскәүдә балалар хосписы төзү буенча хәйрия проектларында катнашуын билгеләп үтте. "Татинвестгражданпроект" тарафыннан проектланган объектларны бүген Россиянең 39дан артык төбәгендә очратырга мөмкин, күп кенә техник карарлар нәтиҗәле дип танылган һәм бөтен ил буйлап тарала. Моңа күп очракта институтның цифрлы технологияләрне актив куллану ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе институтның төп кыйммәте дип аның коллективын атады. Алты остаханәдә үз эшенең 500дән артык профессионалы эшли, аларның күбесе югары исемнәргә лаек булган. Ул бюро үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга аерым рәхмәт белдерде. Алар арасында Герман Алексеевич Бакулин һәм Римма Захаровна Хәсәншина да бар, аларның хезмәт стажы 50 елга якын. Ә 2002 елдан 2010 елга кадәр институтка Ирек Фәйзуллин җитәкчелек итте, ул бүген илебезнең төзелеш комплексын җитәкли.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, институт лаеклы яңа буын архитекторлар һәм инженерлар тәрбияли. Профильле югары уку йорты белән хезмәттәшлек җайга салынды, исемле стипендияләр түләнә. "Шуның нәтиҗәсендә коллективның яртысын талантлы яшьләр тәшкил итә һәм предприятие киләчәккә ышаныч белән карый», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. "Татинвестгражданпроект" коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды.
«Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов республика җитәкчелегенә институт эшенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, «Татинвестгражданпроект» коллективы шәһәрне үзгәртеп коруга зур өлеш кертә. "Универсиадага әзерлек, Казанның әһәмиятле объектларын реконструкцияләү, дини изге урыннарны, яңа социаль һәм спорт объектларын торгызу - болар барысы да сезнең эшегез нәтиҗәсендә мөмкин булды», - диде шәһәр башлыгы.
«Татпроект» институты 1934 елның 9 ноябрендә оештырыла. Сугышка кадәрге чорда «Татпроект» торак йортлар, мәктәпләр, дәвалау учреждениеләре, сәүдә предприятиеләре, коммуналь объектлар төзү өчен техник документация эшләгән. Бөек Ватан сугышы чорында коллектив хәрби объектлар төзү өчен проект-смета документациясен эшләүдә катнашкан. Сугыштан соңгы елларда «Татпроект» инженерлары әһәмиятле проектлар рәтен, шул исәптән Смоленск өлкәсендә Вязьма шәһәрен торгызу буенча комплекслы проектны гамәлгә ашырдылар. 1964 елда «Татаргражданпроект» институты итеп үзгәртелә.
Соңгы 10 елда гына да институт тарафыннан 165 коммерциячел һәм социаль торак объекты (шул исәптән «Салават Күпере» микрорайоны һәм Иннополис шәһәренең торак массивы), 1442 мәгариф объекты («Адымнар» күп телле мәктәпләрен дә кертеп), 212 сәламәтлек саклау объекты проектлаштырылган (шул исәптән яңа йогышлы авырулар хастаханәсе бинасы проекты, ул рекордлы кыска вакыт эчендә башкарылган коронавирус пандемиясе чрында), 110 спорт объекты («Ак Барс Арена» стадионын, Су спорт төрләре сараен, Европадагы иң эре «Урам» экстрим-паркын да кертеп).
Институт елына уртача 300дән артык проект чыгара.