Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең танылган дәүләт, хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе, Советлар Союзы Герое Руслан Солтан улы Аушев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Иҗтимагый эшчәнлек, патриотик тәрбия, агымдагы дөньяви вәзгыять мәсьәләләре буенча фикер алышынды, башка темалар кузгатылды.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Руслан Солтан улы Аушевка Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
Руслан Аушевны бүләкләү инициативасы белән Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары чыгыш ясады. ТР Рәисе әлеге инициативаны хуплады.
Бүләк Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән ветераннар хәрәкәтен үстерүгә һәм яшь буынны патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлеше, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бирелде.
Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.