Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон кабул итте. Якын арада документ имзалау өчен Татарстан Республикасы Рәисенә җибәреләчәк.
Искәртәбез, бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы уза.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша.
2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Якын арада документ имзалау өчен Татарстан Республикасы Рәисенә җибәреләчәк.
ТР Дәүләт Советына 26 сентябрьдә кергән бюджет турындагы закон проекты парламентның юнәлеш комитетлары утырышларында каралды, парламент тыңлаулары форматында һәм республиканың барлык муниципалитетлары катнашында республика киңәшмәсендә киң тикшерелде.
Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, закон проекты 9 октябрьдә беренче укылышта кабул ителгәннән соң регламент срокларында 356 төзәтмә кергән, шул исәптән 340 − Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан һәм 16 − КПРФ фракциясеннән. Соңрак КПРФ фракциясе үз төзәтмәләрен караудан алган. Леонид Якунин сүзләренчә, "Хөкүмәт" төзәтмәләре нигездә бюджетны федераль акчалар өлешендә төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. «2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына бүленгән федераль акчалар күләме 42,7 млрд сум тәшкил итәчәк, - дип хәбәр итте юнәлеш комитеты башлыгы. - Акчалар 119 чыгым позициясе буенча бүленгән".
Төзәтмәләрнең икенче блогы (алар дүртесе) 2025 елның 1 гыйнварыннан сыра, алкоголь һәм дизель ягулыгына акцизларны арттыру өлешендә РФ Салым һәм бюджет кодекслары үзгәрешләренә бәйле.
Тагын 16 төзәтмә аерым норматив хокукый актлар кабул ителүгә һәм бюджет ассигнованиеләрен аларны арттырмыйча гына төгәлләштерүгә бәйле рәвештә кертелә.
Тәкъдим ителә торган төзәтмәләр нәтиҗәсендә 2025 елга республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме 472 млрд сумнан артып китәчәк, чыгымнар күләме - 485,6 млрд сум, бюджет кытлыгы – 13,5 млрд сум.