Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алдындагы мәйданда, Татарстан Республикасы Көненә багышлап, муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-конкурсында җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын алдылар. Чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны Республика Көне белән котлады һәм уртак уңышлы эш өчен рәхмәт белдерде. «Җирле үзидарәгә ярдәм буенча программа эшләп килә. Ел саен без аларга яңа машиналар бирәбез. Ул аларның мобильлеген һәм статусын арттыра. Киләчәктә дә актив эшләвегезне һәм үсешегезне телим», - диде ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә машиналар ачкычларын тапшырды. Конкурста барлык муниципаль районнар һәм 2 шәһәр округы катнашкан. Барлыгы 201 заявка кергән. Муниципаль берәмлекләр бүген Шевроле Нива маркасындагы җиңел автомобильле булдылар (93 автомобиль), шәһәр округларының муниципаль учреждениеләре Форд Транзит маркасындагы автобуслар (7 машина) алдылар.