Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетын тәмамлаучыларны укулары төгәлләнү белән котлады

28.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиска эш сәфәре кыла. Фәнни шәһәрчектә ТР Президенты Иннополис Университетында укулар тәмамлануга һәм яңа студентларны алуга багышланган тантанада катнашты. 

Чарада шулай ук Иннополис Университеты Күзәтүчеләр советы рәисе Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин да катнашты. 

Быел беренче Россия ИТ-югары уку йортын 49 бакалавр һәм 100 магистр тәмамлаган. Алар «Иннополис» МИЗ резидентларыннан һәм Иннополис Университетының –партнёр компанияләреннән: Яндекс Технологии, Контур Инновации, OWN, Портавита, АнП Воркселл, АК Барс Цифровые технологии, Сбербанк-Технологии һәм башкалардан эшкә чакыру алганнар. Бүген шулай ук яңа студентларны да үз рәтләренә алу тантанасы уздырылды: барлыгы Университет 254 укучы кабул иткән. 

«ИТ-шәһәрне төзү өчен без иң яхшы урыннарның берсен сайлап алдык.  Иннополис бик белеп эшләнгән. Университетка да, шулай ук махсус икътисадый зонага да ихтыяҗ бар, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Безнең төп бурыч – мондагы белгечләр өчен уңайлы шартлар тудыру. Бу юнәлештә эш бер дә туктап тормый. Моңарчы без яңа аренда йортында булдык, мәктәп төзү планлаштырыла. Без киләчәктә дә Иннополисны системалы үстерәчәкбез».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Президентына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм федераль структураларга бу проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

Николай Никифоров билгеләп үткәнчә, Иннополис Университеты – илнең иң уникаль югары уку йортларыннан берсе. «Без студентларыбыз белән горурланабыз һәм профессор-мөгаллимнәр составына сокланабыз», - диде Николай Никифоров, үз чиратында Татарстан Президентына «проектка җентекле игътибары» өчен рәхмәт әйтте. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров Иннополис Университетын тәмамлаучылар һәм абитуриентлар белән истәлеккә дип фотога төштеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.