Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозеров белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.
Искәртәбез, РЖД гендиректоры Казанга эш сәфәре белән килгән (2018 елның 28-29 августы). Төп максаты – Юдино станциясенең һәм шул исемдәге торак массивының 100 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнашу.
Казанда чакта Олег Белозеров, Татарстан җитәкчелеге белән бергә, «Локомотив» стадионында булачак, Юдино торак массивында түбәле яңа боз шугалагы нигезенә беренче ташны салуда катнашачак, башка мәйданчыкларда булачак дип көтелә.