Яңалыклар

14.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. ТР Президенты урып-җыю эшләре барышын тикшерде. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. 

 

14.08.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кытай Халык Республикасы  генераль консулы У Инцень белән очрашты.

Казанда Кытай Халык Республикасы  генераль консуллыгын ачу турында карар 2015 елның 15 августында кабул ителә. У Инцень рәсми рәвештә Генераль консул вазифаларын башкаруга 2017 елның апрелендә керешә.

14.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов YDA Group Төркия холдингы идарәсе рәисе Хөсәен Арслан белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында танышу формасында узды. 

14.08.2018

Татарстанда бөртекле культураларны җыю тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә барлыгы 1,5 млн гектар мәйданның 640 мең гектарында җыелган, яисә планның 43%ы. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

14.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дизайн Рус» ҖЧҖ генераль директоры Седат Созудогру белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты. 

Яклар алга таба хезмәттәшлек, бизнесны үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

14.08.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чираттагы ялга китте.

Аның ялы 14-25 август көннәрендә булачак.

13.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Транспорт министры Евгений Дитрих белән очрашты.

Очрашу Россия Федерациясе Транспорт министрлыгында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин да катнашты.   

11.08.2018

Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләре барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстанда бүгенге көнгә мәйданнарның 35 проценты суктырылды, ягъни 512 мең гектар, 1,5 млн. тонна, уңышлылык - 28,5 ц/га (2017 елда - 38,9 ц/га).

 

11.08.2018

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонталу барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фзйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Капиталь ремонтлау программасында 2018 елда 43 муниципаль район катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан кала). Бу 5,3 млн. кв. метрлык 995 күп фатирлы йорт. 

11.08.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә документ имзалады. 

"Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында" вазифасына яңадан билгеләнү турында 2013 елныд 5 июленнән 54-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законыныд 5 нче матдәсе нигезендә Тимур Дмитрий улы Нагуманов тагын биш елга ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле вазифасына билгеләнде. 

 

Битләр: << 971 972 ( 973 ) 974 975 976 977 978 979 980 >>