Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга (КХР) эш сәфәре кысаларында Яңа үсеш банкының Шанхайдагы III еллык утырышын ачу тантанасында катнашты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Үзгәрүчән глобаль әйләнә-тирә мохитта финанслауны үстерү» семинарында чыгыш ясады. Семинар хәзерге заманның киләчәккә һәм үсеш институтларының, шул исәптән Яңа үсеш банкының да, гамәли тирәлегенә йогынты ясаучы технологик тенденцияләренә багышланды.
Яңа үсеш банкы Чистай шәһәрендә "Кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктураларын комплекслы үстерү" проектын раслады. Бу хакта бүген БРИКС илләренең Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Ваман Каматх Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Президентының Шанхайга эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга (КХР) эш сәфәре кысаларында БРИКС илләренең Яңа үсеш банкы (ЯҮБ) президенты Кундапур Ваман Каматх белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Каматх әфәндегә Яңа үсеш банкының Шанхайдагы III еллык утырышына чакырган өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхай шәһәре мэры Ин Юн белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга (Кытай Халык Республикасы) эш сәфәре кыла. Төп максаты – Яңа үсеш банкының III еллык утырышында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә тарихи үзәгендә объектлар реконструкцияләүнең һәм төзүнең барышы белән танышты.
Бүген Казанда VI республика ифтары уздырылды. Чара Казан теннис академиясендә узды. Анда катнашучылар – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казани мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар, чит илләр консуллары, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләренең дин әһелләре, православие һәм католицизм руханилары.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Каравон” бөтенроссия рус фольклоры бәйрәмендә булды.
“Каравон” гадәттәгечә Татарстанның Лаеш районында (Никольское авылы) уза.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озатуында Алексей Песошин “Каравон”ның фольклор һәм күңел ачу мәйданчыклары белән танышты, бәйрәмдә катнашучылар белән аралашты.
Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «Штадлер» Швейцария компаниясе Директорлар советы рәисе Петер Шпулер «Алабуга» махсус икътисадый зонасына килде.
Кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.