Яңалыклар

07.09.2018

Бүген Казанга «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер эш сәфәренә килде.

«Казан» халыкара аэропортында «Газпром» башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды.  

07.09.2018

Урып-җыю барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыры Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.

07.09.2018

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларында капиталь ремонт барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

07.09.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына балаларны савыктыру  лагерьларына комплекслы республика капиталь ремонт программасын формалаштырырга кушты. Бүген ул бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.    

07.09.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру системасын тикшерергә кушты.

Кичә Актаныш авылында мәктәп укчылары күпләп агуланган. Үзәк район сырхауханәсенә ризык белән агулану билгеләре белән 16 укучы эләккән. Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты бу факт буенча тикшерү башлады.

06.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан мәдәниятара диалог форумы кунаклары белән бергә Болгар тарих-археология комплексында булды.

06.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомтсвоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта Казан, Свияжск һәм Чистай тарихи үзәгендә яңа төзелеш проектлары каралды. Моннан тыш, кайбер проектлар кабат каралды.

Казанның тарихи үзәгендә 14 объект төзү проектларын Казанның Баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.

06.09.2018

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть-Синтез» яңа заводының төзелеш мәйданчыгында булды.

 

06.09.2018

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә "Данафлекс-Алабуга" ҖЧҖнең бөгелүчән төрү материалларын җитештерү заводы тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

05.09.2018

Бүген Свияжск утрау-шәһәрендә Россиядә беренче «Татар бистәсе» агач археологиясе музее ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның милләтара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, «әлегә кадәр мин  мондый нәрсәне күргәнем юк иде».

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

Музейның шәрәфле кунаклары арасында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова һәм башкалар бар иде.

Битләр: << 971 972 973 ( 974 ) 975 976 977 978 979 980 >>