Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңартылган Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясе белән танышты.
Искәртәбез, музей Казанның Тукай урамындагы 74 нче йортта урнашкан. Габдулла Тукай әдәби музее 1986 елда – бөек татар шагыйренең тууына 100 ел тулган көнне ачылган. 2016-2018 елларда бинада ремонт-торгызу эшләре башкарылган.
Бүген КФУның Икътисад һәм финанслар институтында Times Higher Education алдынгы фәнни тикшеренүләр саммиты ачылды. Ул ярты гасырдан артык бөтен дөньяда югары белемне үстерү мәсьәләләрен өйрәнүдә специальләшкән.
Саммит ачылышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
РФ Федераль Собраниесенең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә котлау телеграммасын юллады.
Берничә халыкара сәяси эшлеклеләр исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Республика көне белән котлаулар килә.
Аерым алганда, Республика көне белән Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен татарстанлыларны Чехия Республикасы президенты Милош Земан котлады.
"Чехия Республикасы һәм шәхсән үз исемемнән ихластан Сезне һәм Татарстан халкын Татарстан Республикасы көне белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Татарстан Республикасы тарихы бик бай. Бу арада Чехия белән Татарстан арасында ныклы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Географиягә карамастан, Татарстан иң якын хезмәттәшләрнең берсенә әверелде. Ышанам, безнең элемәтләр алга таба Чехия Республикасы һәм Татарстан арасында төбәкләр һәм субъектлар арасында файдалы хезмәттәшлек үсеп барачак".
Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Эрдоган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Республика көне белән котлады.
"Чын күңелдән Сезне һәм тугандаш Татарстан халкын Республика көне бәйрәме белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Безнең борынгы тарихи һәм төгандаш элемтәләргә нигезләнгән Татарстан белән мөнәсәбәтләребез бөтен хезмәттәшлек тармалкарында үсә бара. Сезгә һәм төгандаш Татарстан халкына иминлек һәм чәчк атуны телим".
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Татарстанның дәүләт бәйрәмнәре арасында иң күренеклесе – Республика көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
1990 елның 30 августында булган олы бу вакыйганың әһәмиятен еллар узган саен яхшырак аңлый барабыз. Егерме сигез ел элек күпмилләтле халкының язмышы өчен җаваплылыкны республика үз өстенә алды.
Бөтен Россия белән берлектә без күчеш чорының кыенлыкларын җиңеп чыктык, социаль-икътисадый һәм рухи-мәдәни үсешнең яңа баскычына күтәрелдек, татарстанлылар тормышының югары стандартларын тәэмин иттек.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының беренче утырышы узды.
Утырыш “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының рәисен һәм секретарен сайлау белән башланды. Бертавыштан рәис итеп Алексей Песошин, секретарь итеп Роберт Хәбибуллин сайланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика үсешенә гаять зур өлеш керткән Татарстан сәнәгать предприятиеләре ветераннары һәм җитәкчеләре белән очрашты. "Пирамида" үзәгендә узган чарада Россия энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаштылар.
Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бүген мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.
Анда РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.
Киңәшмә федерация субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозеров Казанның Юдино бистәсенә нигез салуның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар.
Тантана Тимер юлчылар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Рәсми өлеш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Белозеров МС бинасын реконструкцияләү проекты белән таныштылар.