Яңалыклар

12.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның өч провинциясе - Сычуань, Чжэцзян, Шаньдун җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында узды. 

12.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында «Йокогава Электрик» компаниясенең президенты һәм баш башкарма директоры Такаши Нишиджима белән очрашты. 

12.09.2018

Бүген КИФ-2018 киңлекләрендә Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга белән очрашты. 

Очрашуда тагын РФ Монголиядә Россия Федерациясе  Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Искәндәр Азизов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

12.09.2018

«МегаФон» ГАҖ 2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча 45нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының цифрлы партнеры булачак. Бу хакта ниятләр турында килешү бүген Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында имзаланды. 

 

12.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын Океан төбәгенең яшь дипломатларының беренче конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы киңлекләрендә узды.

Чара хәзерге заман халыкара мөнәсәбәтләренең актуаль проблемалары, янаулар һәм куркынычлар, бөтендөнья икътисадын цифрлаштыру, Азия-Тын Океан төбәге проблемалары контекстында яшь дипломатлар хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышуга багышланды. Модераторы – Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков. 

12.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры Суреш Прабху әфәнде белән очрашты. Очрашу КИФ-2018 киңлекләрендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр ныклы дуслык традицияләренә таяна һәм стратегик партнерлык рухында үсә.

12.09.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кыла. Эш сәфәренең максаты – IV Көнчыгыш икътисадый форумы чараларында катнашу. 

11.09.2018

Татарстанга балалар өчен гриппка каршы “Ультрикс” вакцинасы кайтты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

11.09.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә ТОСЭР) эшчәнлек булдыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Чаллы комиссиясе әгъзалары катнашты.

09.09.2018

Хөрмәтле татарстанлылар!

Бүген рус һәм дөнья әдәбияты классигы – тормышы һәм иҗаты Казанга тыгыз бәйләнгән бөек әдип, философ һәм мәгърифәтче Лев Николаевич Толстойның тууына йөз туксан ел тулуны билгеләп үтәбез.  Төрле милли мәдәниятләр һәм традицион диннәр арасында күп гасырларлык тыгыз багланышлар урнашкан цивилизация үзәкләренең берсе буларак, башкалабызда үзенчәлекле фикер йөртүче мәшһүр шәхесләр формалашу өчен бәрәкәтле шартлар һәрчак туып тора. Нәсел тамырлары Татарстан җире белән нык бәйләнгән Лев Николаевич Толстой, һичшиксез, шундый талантлы шәхесләрнең иң күренекле вәкиле дип саналырга хаклы.  

Битләр: << 971 ( 972 ) 973 974 975 976 977 978 979 980 >>